Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач кызлары розалардан Россия флагын ясады (фото)

Балтач кызлары Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган Казан шәһәрендә Бөтендөнья рекордын кую буенча чарада катнаштылар.

«Мир лепки» онлайн мәктәбе оештырган чара кысаларында полимер балчыктан ясалган чәчәкләр ярдәмендә Россиянең иң зур флагын җыйдылар.

Флагны 1225 роза чәчәгеннән төзегәннәр. 

Әлеге хезмәттә «Факел» клубы базасында Әдилә Гарипова кул астында матурлык серләренә төшенүче кызларның да өлеше бик зур. 

Балтач кызлары моннан тыш, үз хезмәтләрен ярминкәдә дә тәкъдим иткәннәр, полимер балчыктан әйберләр ясау чемпионатында катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полимер Әдилә