Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач волонтерлары сафына унынчы дистәсен ваклап килүче Хөсәен ага Камалетдинов да кушылды (+фото)

Берничә атна элек кенә районыбызның «Наз» үзәге хезмәткәрләре «Әни пирогы» акциясенә кушылып өлешчә мобилизациядәге егетләребезгә үзләре пешергән камыр ризыклары юллаганнар иде.

Социаль хезмәткәрләр төрле хәйрия, игелекле ярдәм акцияләренә бик теләп кушылалар. Күңеле, йөрәк кушуы буенча төп хезмәтен әлеге юнәлештә сайлаган кешеләрнең башкаларга ярдәм итү теләге белән яшәүләре тормыш девизыдыр.

Берничә атна элек кенә районыбызның "Наз" үзәге хезмәткәрләре "Әни пирогы" акциясенә кушылып өлешчә мобилизациядәге егетләребезгә үзләре пешергән камыр ризыклары юллаганнар иде. Бу атнада Балтач волонтерлары игълан иткән чираттагы акциягә дә кушылып хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен суган, сарымсак җыйдылар.

Социаль хезмәткәрләр тәрбиясендә булган өлкәннәр дә читтә калмаган. Балтач бистәсендә яшәүче тыл ветераны, унынчы дистәсен ваклап килүче Хөсәен ага Камалетдинов үзе үстереп, җыйнап алган сарымсакларны фронттагы райондашларыбыз өчен дип тапшырган.

Ачлык, ялангачлыкны, михнәтле елларны кичергән ил агасының иң зур теләге:"Каһарманнарыбыз илгә исән-имин, җиңү белән кайтсыннар!"

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев