Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә чакыра

Балтач мәшгульлек үзәге тарафыннан эш яшендәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча актив эш алып барыла.

Бүгенге көндә район буенча эш көчендәге 1269 инвалид санала, шуларның 383е эш белән тәэмин ителгән, ягъни бу барлык эш яшендәге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 30%ы дигән сүз. Безгә министрлык тарафынан 2017 елда 37 %ка җиткерү бурычы куелды. Бу инде тагын 85 инвалидны эшкә урнаштырырга кирәк дигән сүз. Шуның өчен мин мәшгульлек үзәге директоры буларак эшләргә теләге булган эш көчендәге инвалидларны үзебезнең үзәккә чакырам, вакансияләргә карап, бергә киңәшеп, эш белән тәэмин итү өстендә эшләрбез.

Икенче мәсьәлә эш белән тәэмин итүчеләр игътибарына, закон нигезендә (ТР 24 июль 2006 ел №60-3 РТ) оешмада хезмәткәрләр саны 35тән алып 100гә кадәр икән, шуның 3%ын инвалидлар тәшкил итәргә тиеш, ә инде 101дән күп булса, 2-4%ка кадәр булырга тиеш. Шуларны искә алып, hәр оешма-предприятие җитәкчеләре шушы законны үтәргә тиешләр.

Шулай ук инвалидлар игътибарына җиткерәсем килә: эшләгән инвалидларга ел саен август аенда иминият кертеме (страховой взнос) хисабына пенсия арта торган була.
Балтач районы мәшгульлек үзәге директоры Зиннур Зәйнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250