Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Балтач шундый да үзгәргән, матурланган”

Читтән килгән күрә, бәяли белә шул ул, үзгәрешне дә, тырышлыкны да...

Можга каласыннан  Сизнерга кунакка кайткан хөрмәтле удмурт дуслар әйткән сүз бу. Район үзәген күреп алар бик сокланганнар. “Шәһәр булсак та, бездә бу кадәрле бизәлеш юк, – диләр. – Нинди генә утлар янмый, сыннар берсеннән-берсе матур. Паркларыгыз шундый зур, иркен, ял итәргә мөмкинлекләр җитәрлек, шугалакларда тынлык юк, зурысы да, кечесе дә хоккей шуа,  табигатьтә чаңгыда йөрүчеләрегез  бик күп. Шундый да сокландык матурлыкка. Афәрин Балтач халкына! Һәм дә булдыклы җитәкчеләрегезгә!”

Читтән килгән күрә, бәяли белә шул ул, үзгәрешне дә, тырышлыкны да.

Чыннан да, “Балтач” паркындагы бал-маскарадны гына алыйк. Балалар рәхәтләнеп тимераякта шуа, уен корылмаларында уйный, атынчыкта атына, музыка гөрләп тора, сәхнәдән күзне ала торган түгел, яңалык арты яңалык, артистларның да популярларын гына чакырганнар.Сәүдә гөрли, “татлы корм”нар ә дигәнче сатылып бетә, тагын пешә, шашлык “үтә”... Акчаң булмаса сатып алучың да булмый, пешкән ризыгың да өелеп ята. Өске паркта мәш килеп фотога төшәләр, андагы матурлык, күз явын алырлык.

Килгән кунаклар  район халкы һәм дә нәкъ тә менә кунаклар өчен дә дип тудырган гүзәллекне бәяләп биргәч күңелгә аеруча да  рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач