Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Балтач үзенең данлы эшләре, тырыш кешеләре белән мактала (+фоторепортаж)

Әйе, хезмәт сөючән намуслы, бердәм матурлык тудырырга сәләтле халкыбыз бу олы бәяне горурлык хисләре белән кабул итәргә хаклы.

Дәүләт бүләкләренә ия якташларыбызны сәхнә түренә чакырып бүләкләделәр. Аларга бүләкләрне тантаналы төстә РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

- Җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыятенең директоры Илһам Мансур улы Шакировка «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
- «Игенче» күмәк хуҗалыгының гараж һәм үзәк склад мөдире Рифат Шәрифҗан улы Даутов «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
- Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дорга мәдәният йорты директоры Алексеев Николай Александровичка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
- Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасының Балтач район Советы аппарат җитәкчесе, Ирек Сәяф улы Сабировка «Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керкән казанышлары өчен медале» тапшырылды.
- Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Хафизә Рамазан кызы Әсхәтдиновага « Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
- Кариле дәвалану амбулаториясенең гомуми практик табибы Әлфир Рифхат улы Йосыповка Рәсәй Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау таныклыгы тапшырылды.

- Район мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Нәфыйк кызы Сәләхетдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мактау таныклыгы» белән бүләкләнде.
- Арбор мәдәният йорты директоры Марат Тәлгать улы Гәбделхаковка да Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгы тапшырылды.
- Шеңшеңэр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гафия Ришат кызы Гәзизова Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
- Төзелеш өлкәсендэге намуслы хезмәте өчен МДСУ-1 шофёры Илшат Нәзир улы Ризванов Татарстан Республикасының төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә аеруча уңышларга ирешеп Татарстан Республикасы Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгына лаек булган райондашларыбыз:
- Җаваплылыгы чикләнгән «Сосна» җәмгыяте сыер савучысы Гөлсинә Корбангали кызы Хәбибуллина.
- Шушы ук җәмгыятьтән Тәнзилә Мансур кызы Хәбибуллина.
- Җаваплылыгы чикләнгән « Тимирязев» исемендәге җәмгыять комбайнчысы Фәнил Гыйлемхан улы Хәкимҗанов.
- Җаваплылыгы чикләнгән «Яңа» тормыш җәмгыятенең дуңгыз караучысы Павлов Алексей Николаевич.
- Җаваплылыгы чикләнгән «Маяк» җәмгыятенең баш агрономы Тәбрис Мөхәммәтгали улы Галимуллин.
Районыбыз спортчыларының да мактанырлык казанышлары бар:
- 2014 елда Сочи шәһәрендә узган 22 нче кышкы Бөтендөнья олимпия уеннары истәлекле медале белән бүләкләнәләр:
Шакиров Рамил Илдус улы - район башкарма комитеты житәкчесе, Республика күләм муниципаль хезмәтләрләр арасында узган спорт ярышынын чаңгы, волейбол кебек спорт төрләренндә чемпион булып танылган житәкче.
- Әхмәдиев Фәрит Гәбделбәр улы - Балтач муниципаль районының көрәш спорт төрләре федерация житәкчесе. Заманында Татарстан, Рәсәй ярышларының җиңүчесе, Дуслык ордены кавалеры.
- Солтанов Рафис Фарадис улы - жаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» хужалыгы житәкчесе, күп еллар хужалык призына көрәш ярышлары уздыру белән таныла.
- Хәйруллин Айрат Фарук улы - район башкарма комитетынын яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече, республика күләм узган күп ярышлар жиңүчесе.
- Әскаров Рәлиф Рафик улы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы спорты буенча остазы, РСФСРның спорт остасы, Балтач муниципаль районының чаңгы спорты буенча баш тренеры, аның шәкертләре республика, Рәсәй күләмендә танылуга иреште.
- Гобәйдуллин Дамир Даут улы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш спорты буенча остазы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, атказанган тренеры, Татарстан, Рәсәй, дөнья чемпионнары хәзерләгән остаз.
- Габдрахманов Фәнил Сәлим улы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол спорты буенча остазы, Сосна гомуми белем бирү учреждениясендә физик тәрбия укытучысы, спорт отличнигы, югары категорияле укытучы, аның шәкертләре бик күп тапкырлар Республика күләм баскетбол ярышларында жиңүче.
- Хәйретдинов Ренат Фоат улы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш спорты буенча остазы, Татарстан Республикасының Атказанган спорт остасы, бик күп тапкырлар Рәсәй чемпионы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250