Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның кечкенә Швейцариясе (дәвамы)

96 кеше яши торган авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә, ФАП та, кибет тә, мәчет тә юк, ә авыл халкы бер дә зарлануны белми.

Үрнәк өлкәннәр
Гел-гел яшьләр турында гына язгач та биредә әле өлкән буын кешеләре дә бар. Иң өлкәне булып Фатыйма апа Туктарова санала икән. Аның кебек тырыш хезмәтләре белән мактаулы булып, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы Равилә апа Хисмәтуллина, Гөлчирә апа Галимуллина, Флера апа Каюмова да авылның хөрмәтле кешеләре. Якташыбыз бит безнең, дип хөрмәтләп өйләренә дәшкән Ислам абый Ганиев ир-атлар арасыннан иң өлкәне икән. Тормыш иптәше Гөлфия апа белән 45 ел иңне-иңгә куеп, матур итеп яши алар. Икесе дә хуҗалыкта хезмәт куйдылар, ике ул үстерделәр. Илһамнары бүгенге көндә башка чыгып торса, Илшатлары гаиләсе белән төп йортта калган. Туган авылларын ташлап читкә китмәгәннәр, гаилә корып биредә төпләнгәннәр, эш урыннары читтә булса да. Эш урыны димәктән, биредәге эш яшендәге кешеләрнең күбесе читкә йөреп эшли. Шуңа күрә кибет булмау да сизелми безгә, юлдагы кеше төрле кибеттән кирщк-ярагын җыеп кайта ала бит, дип елмаеп сөйли Тәүрис абый. Аны юкка гына авыл старостасы итеп сайлап куймаганнардыр. Үзе тыныч, үзе тырыш кеше ул. Тормыш иптәше белән туган хуҗалыкларында тырышып хезмәт куеп, бүгенге көндә Тәүрис абый лаеклы ялда, ә Мөкәррәмә апа әле эштә. Өч бала тәрбияләп үстереп, аларга ярдәм итеп, оныклар сөеп яшиләр.

Зарсыз авыл
96 кеше яши торган авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә, ФАП та, кибет тә, мәчет тә юк, ә авыл халкы бер дә зарлануны белми. Тормышыбыз бик әйбәт, су, газ, электр кергән, юлларны чистартып, кардан арындырып торалар, атнага бер тапкыр чүпне җыялар, бу тирә-юньгә чүп ташламас өчен бик шәп әйбер булды, шушыларны уйлап, сөенеп, шөкер итеп кенә яшибез, ди Тәүрис абый. Чишмәләргә дә бик бай авыл ул Югары Кенә. Шуның берсе һәм җәйләрен сусызлыктан коткара торганы – Ислам Ганиев хуҗалыгы каршысында урнашканы. Ул таудан төшебрәк, түбәнлектә урын алган. Аны баскычлар, утыргычлар белән, түбә астына кертеп һәм коймалап алып, бик матур итеп эшләгәннәр, янәшәсендәге нарат агачлары да бу чишмәне тагын да сихри итә.

Авыл башында урнашкан зиратлары да төзеклеге һәм чисталыгы белән күзгә ташлана. Болар барысы да авылдашларымның тырышлыгы нәтиҗәсе, нинди эшкә дәшсәм дә киләләр, рәхмәт аларга, ди Тәүрис абый.

Тәүрис абый белән саубуллашып, туган авылым күршесендә урнашкан авылдан чыгып барам. Аяк астында кар шыгырдый, күзне кояш иркәли, авылдан, аның кешеләреннән алган тәэсирләр күңелгә рәхәтлек өсти. Биредәге һәркемне мин танып беләм, һәркайсы үз эшендә хөрмәтле һәм кирәкле алар. Киләчәктә дә шулай матур яшәсеннәр, яңа йортлар тагын да артсын, Балтачның кечкенә Швейцариясендә тормыш гөрләсен.

Язманың башы: Балтачның кечкенә Швейцариясе

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече авыллар