Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның югары сыйныф укучылары ни өчен "Балтач" спорткомплексына җыелды? (фото)

Үзенең туган җирен, Ватанын яратучы патриот яшьләр тәрбияләү, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш күрсәтү, авыл җирлегенә  кирәкле белгечләр әзерләү, авылларыбызны саклап калу максатыннан, бүген "Балтач" спорткомплексына 10-11 сыйныф укучылары очрашуга җыелды.

 Иң элек егетләр-кызлар Балтачыбызга багышланган  видеофильм карады. Аннан соң районның авыл хуҗалыгыннан башлап барлык тармакларында хезмәт күрсәткечләре чагылдырып эшләнгән күргәзмә-стендларны күзәтте, район хакимиятенең бүлек җитәкчеләре белән аралашты. Югары сыйныф укучыларын сәламларгә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та килде, ул да киләчәк буынга районыбызның патриотлары булуларын, авылларын яратуларын теләде. Очрашу азагында кыска метражлы фильм күрсәтелде .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев