Җәмгыять
Балтачның “Наз” үзәге белгече Гүзәл Кәлимуллина “РИТЭК” җәмгыятенең Грантын отты (фото)
Казанда бүген - 15 сентябрь көнне "РИТЭК" җәмгыятенең һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурска нәтиҗәләр чыгару тантанасы "Пирамида" комплексында булды.
Әлеге чара республикада 2010 елдан бирле уздырылып килә. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплый. Конкурс "Лукойл" нефть компаниясе эшчәнлек алып барган төбәкләрдә социаль проектларның һәм хәйрия эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүгә, актуаль социаль проблемаларны чишүдә иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның башлангычларына ярдәм итүгә йөз тота.
Балтачлылар да елның-елында катнашып, Грантлар отып киләләр. Быелгы конкурста район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Кәлимуллина әзерләгән "Яшәү көче" ("Энергия жизни") проекты җиңү яулады. Ул бүген Грант отты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Бүгенге йомгаклау чарасында алдагы елларда катнашкан оешма-учреждениеләрдә хезмәт куючы 13 хезмәткәр дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев