Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Балтачта 9 гаиләгә янгын сигнализациясе җайланмалары урнаштырылды

Яшәү шартларын куркынычсызландыру максатыннан районыбызда яшәүче күпбалалы һәм аз керемле 9 гаиләгә автоном янгын сигнализациясе җайланмалары урнаштырылды.

Әлеге эшне Арча ирекле янгын җәмгыяте җитәкчесе Әмир Әмирфатов, Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесенең урынбасары Рәдиф Әхәтов һәм «Наз» бүлекчәсе белгече Олеся Закировалар башкарды. Бу сигнализация җайланмаларының ничек эшләүләрен Әмир Исмәгыйлевич йорт хуҗаларына бик әйбәтләп аңлатты. Гаилә әгъзалары әлеге эшне башкарып йөрүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Исегезгә төшереп үтәсе килә, быел Лениногорск районының Иске Кувак авылында шәхси йортта янгын чыгып, нәтиҗәдә биш бала һәм аларның әниләре һәлак булган иде. Шушындый аянычлы хәлләр килеп чыкмасын өчен урнаштырылган әлеге җайланмалар киләчәктә мондый үлем-китемнәргә киртә булыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250