Балтачта егетләрне армиягә озаттылар (+фоторепортаж)
Бүген район хәрби комиссариатында көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.
Көзге чакырылышта 29 егетнең Ватан сагына басуы көтелә. Беренче озату 21 октябрьдә булган иде, иң зурысы 10 ноябрьдә була, барлыгы 18 егетне Киров өлкәсенә армия сафларына озатачаклар.
Ватан сагына озату кичәсенә армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре чакырылган иде. Кичә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, хәрби комиссар Васил Вәлиев егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләделәр, балтачлылар сезнең белән горурланырлык булсын, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызыкладылар.
Марат хәзрәт белән Георгий атакай да үз фатыйхаларын биреп, илебезне сакларга китәчәк егетләрне нык, түзем булырга чакырдылар.
Әлеге чара хакында тулырак “Хезмәт” газетасының җомга санында укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев