Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Балтачта ни өчен алимент түләмиләр

Балтач районы буенча ел башыннан 6 миллион сумнан артык алимент җыелган.

Ни өчен әти-әниләр балигъ булмаган балаларына алимент түләргә теләми? Ни өчен ата-ана ялгышы өчен бала зыян күрергә тиеш? Югыйсә һәр сабыйның матур уенчык белән уйнарга, матур киенергә, тәмле ашарга хакы бар.
Әлеге балаларның хокукын яклау максатында Россия суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Балтач бүлеге алиментларны үз вакытында түләтүгә зур игътибар бирә. Шулай да алимент түләүдән качучылар саны кимеми. Ел башыннан 9 миллион сумнан артык алимент җыелып, бүгенге көндә шуның нибары 3 миллион сумы гына түләттерелгән килеш. Бүгенге көндә пристав хезмәткәрләре алдында алимент түләмәүчеләрнең кайда булуын ачыклап, аларны эзләп табып, калган 6 миллион сум алиментны түләттерү бурычы тора.
Фото: ko44

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250