Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Ватан сакчылары һәйкәлендә өмә оештырдылар (+фоторепортаж)

Кичә, ягъни 17 июнь көнне Казан юлындагы һәйкәл-монумент янында зур өмә оештырдылар.

Кичке якта, кояш кыздыруы сүрелгәч, районыбызның бертөркем сугышчы-ветераннары Ватан сакчылары һәйкәленә өмәгә җыелды. Җәй уртасында нинди өмә инде ул тагын дияргә ашыкмагыз. Биредә "МДСУ-1" оешмасы тарафыннан реконструкция эшләре көтелә, шуңа да хәрби ветераннар өмә ясауны көн кадагындагы мәсьәлә дип тапты.

Чик гаскәрләре ветераннары, Әфган сугышында катнашкан Дилүс Гатиятуллин белән Рифат Вәлишин, Ринат Зарипов, Айрат Вәлиев, Фидәил Мөхәммәтшин, хөкүмәт эшендә булып өмәгә килә алмаган Азат Вәлиев өчен улы Салават, Әфган сугышында катнашкан Владимир Кондратьев, Илшат Нурмөхәммәтов, Фәиз Фәйзрахманов, Рәдиф Гатиятуллин, Чечня сугышында катнашкан Илшат Мәгъсүмов белән Айрат Габдуллин, Хәрби - һава гаскәрләре ветераны Альберт Шәрәфетдинов, шушы өмәдә катнашкан иң олы яшьтәге ветераннарыбыз, районыбызның актив десантчылары 63 яшьлек Фаил Габдрахманов белән 65 яшьлек Рамазан Фәрзиевлар йөрәк кушулары буенча, хәрби хезмәттә узган елларыннан үзләренең якты истәлек калдыру максатыннан эш кораллары - көрәк, балта, чалгы, ломнар белән коралланып махсус булачак мәйданчык урынын үсеп утырган куаклардан арындырдылар. Казып алынган куаклар каенлык посадкасы кырыенда чокыр булдырылып, киләчәктә кирәкле урыннарга утырту максатыннан шул чокырга урнаштырылды. Бу чарада катнашкан төрле яшь буынның, төрле гаскәр вәкилләренең, төрле милләтнең бердәм-дус булып тырышып, җан атып эшләүләре аерым игьтибарга лаек. Ветераннарыбыз тарафыннан мәрхәмәтлелек, кече дусларыбызга - кошларга зыян китермәү дигән төшенчә дә читтә калмады. Бер куакта йомыркалары белән кош оясына юлыкка, ул куакны урынын кузгатмаска дип килешенде. Бакыйлыккка күчкән иптәшләренең истәлек табличкалары урнаштырылган урыннарны, үз гаскәрләренең һәйкәл территориясен чүпүләннәрдән чистарту кебек игелекле эшләр дә башкарылды.

Эшләр тәмамлангач, ветераннар бергәләшеп якынлашып килүче Дингез флоты, Һава десанты һәм Һава көчләре бәйрәмнәре, һәйкәлдә башкарылачак реконструкция - ремонт эшләре хакында да гәпләшеп алдылар, соңыннан истәлек фотосына төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250