Балтачтан Гәрәевлар гаиләсе Казан Кремлендә узган тантаналы чарада катнашты (фото)
29 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарада безнең районның Куныр авылыннан Ания һәм Хәмит Гәрәевлар гаиләсе дә катнашты.
Ания һәм Хәмит Гәрәевлар гаиләсе - районыбыз тарихында үз урынын биләүче, туган як үсешенә өлеш керткән, күркәм, үрнәк гаиләләрнең берсе. Хәмит Гәрәй улы озак еллар "Якты юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе булып эшләде. ТАССРның мактаулы хезмәтчәне, РФ һәм ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек минитрлыгының Атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булган, "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен", "Почет билгесе", "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" кебек орденнарга лаек булган, күптапкырлар Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Хезмәт ветераны. Ә тормыш иптәше Ания ханым дәүләт иминият компаниясендә агент булып хезмәт куя. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 8 оныклары бар.
Шушы ук көнне Хәмит Гәрәев "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены иясе буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Корстон"да үткән тагын бер тантаналы чарада катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев