Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала

Конкурс җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

Татарстан халкы 1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр татар телендә язылган мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдә һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала. 

Фотоларны ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен iOS яки Android операцион системалары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта урнаштырырга, аннары авторизацияләнергә һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга кирәк.

Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.

Конкурска мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә язма рәвештә Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru электрон адресына яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яисә конкурс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин.

Конкурс җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

erid: 2Vtzqwgny8L

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хата

erid: 2Vtzqv1AZW9