Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 50 еллык юбилейда нәкъ 50 кеше катнашкан (фото, видео)

Без үзебезнең гаилә бәйрәмен 8 июльдә «Балтач» кафесында очрашу белән билгеләп үттек.

Быел, гаилә коруларына 50 еллык юбилейларын билгеләп үтүче 50 парны район мәдәният үзәгенә чакырып бик зурлап котладылар. Районыбыз җитәкчеләре үзләренең иң изге теләкләрен теләп һәммәбезгә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. 

Безгә, гомергә бер генә килә торган бәйрәмебезне матур итеп оештыручыларның барчасына олы рәхмәт! 

Без үзебезнең гаилә бәйрәмен 8 июльдә «Балтач» кафесында очрашу белән билгеләп үттек. Хәләл җефетем Суфия Чирмешәннән. Һәр ике яктан да очрашуга килүче кунакларыбызның саны бертигез булды. Үзебезне дә кушып санагач катнашучылар саны нәкъ 50 кеше булды! 

Бер юбилейда 50 саны өч тапкыр кабатланды! Моны очраклылык кына дип әйтеп булмый. Боларны туры китереп, көйләп куючы, безгә яхшылык теләүче башка көчләр дә бардыр!

;

 

Вагиз Таҗиев 
Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев