Балтачта «Ел студенты»н ачыклыйлар
«Балтачның ел студенты-2022» премиясенә заявкалар кабул итү башланды.
Әгәр син яхшы укудан тыш, урта махсус уку урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортының иҗтимагый, фәнни, спорт һәм мәдәни-массакүләм тормышында актив катнашасың икән, «Балтач ел студенты – 2022» премиясенә заявка бирә аласың.
Премия берничә этапта үткәрелә:
1 этап - 10 гыйнвар -25 гыйнвар көннәрендә гаризалар кабул ителә.
2 этап - бүләкләү тантанасы. 28 гыйнвар көнне һәр номинациядә лауреатларны һәм җиңүчеләрне тантаналы игълан итү булачак.
Премиядә катнашу шартлары:
- көндезге һәм читтән торып урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йорты студенты булу;
- Балтач муниципаль районында туу;
- 16 яшьтән 35 яшькә кадәр.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- "Ел студенты» Гран-прие;
- “Ел интеллекты " номинациясе;
- "Иң яхшы җәмәгать эшлеклесе» номинациясе;
- "Иң яхшы волонтер»номинациясе;
- "Иң яхшы спортчы»номинациясе;
- "Иҗади шәхес" номинациясе;
- “Ел ачышы " номинациясе;
- «Иң яхшы мәгълүмати яктырту»номинациясе.
Заявка бирү тәртибе: гаризаларны 25 гыйнварга кадәр оештыру комитетына электрон почта аша hiyal98@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.
Сораулар туса, Наилә Сабировага 89372909312(whatsapp) телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев