Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта эшлекле сәфәр белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе килде (фото, видео)

Рашат Шәймәрданов кайларда булды, ниләр белән кызыксынды - бу хакта тулырак безнең язмада.

 

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов килде.

Татпотребсоюз идарәсе рәисе районның кулланучылар җәмгыятенең торышы белән танышты. Очрашу барышында киләчәккә үсеш планнары барланды.

Эшлекле сәфәр Чепья универмагы белән танышудан башланды. Кунаклар биредә товарның күплелеге, төрлелеге буенча фикерләрен әйттеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин барыннан да бигрәк сатучыларны хезмәт хакы белән кызыксындыру иң кулай юл, дип үзенең фикерен белдерде. Бу фикер белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та килеште.

Чыннан да, хезмәт хакы күпкә түбән булганда көне буе ачк өстендә торып, кешеләргә ягымлы йөз белән хезмәт күрсәтүче кибетчене кызыксындырып булмый. Беренче чиратта тиешенчә хезмәт хакы түләнергә тиеш.

Эшлекле сәфәр Тагашурда ачылган яңа кибеттә дәвам итте. Биредә кунаклар кибетче белән аралашып,  сату эшчәнлеге белән кызыксынды.

Соңрак җитәкчелек Балтач бистәсендә яңа икмәк цехын рәсми төстә ачып җибәреп, хезмәт коллективы белән дә аралашты.

pekarna

Исегезгә төшерәбез, икмәк цехы күптән түгел ачылды. Аның икмәген райондашларыбыз яратып ала, мактап ашый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев