Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Закировлар гаиләсенең 50 еллык тормыш тарихы бар (+фото)

Балтач бистәсендә яшәүче Мөнҗия һәм Рәис Закировлар гомерлек бәхет нигезләренең тәүге ташларын 1972 елның 3 декабрендә салалар.

Яшьлекләрендә яратышып кавышып, күркәм гаилә тормышы төзегән,үзләренә тиң булырлык тормышчан, максатчан балалар үстергән, бүгенге көндә парлы, тыныч картлыкларына, балалар, оныклар бәхетенә, игелегенә шөкрана кылып яшәүче гаиләләр ил күрке. Районыбыз җирлегендә дә андый күркәм гаиләләрнең күп булуы сөенечле.

Балтач бистәсендә яшәүче Мөнҗия һәм Рәис Закировлар гомерлек бәхет нигезләренең тәүге ташларын 1972 елның 3 декабрендә салалар. Берсенең уй-хыялын икенчесе күтәреп алып, берсе әйткәнне икенчесе җөпләп, гаиләләрендә сабыр һәм итагәтьле булып бүгенге көннәргә килеп җиткән Закировлар гаиләсенең инде 50 еллык тормыш тарихы бар.

Алтын туйларын тигезлектә каршы алган Закировлар гаиләсенең имзалары бүген район гаилә хәле актларын теркәү органының  "Алтын туйлар" китабында да урын алды.

Парлы тормыш бәхетен гомерлек юлдашлары иткән Закировлар гаиләсен район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар алтын туйлары белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Рәис абый сәламәтлеге какшау сәбәпле истәлекле бүләкләү чарасында катнаша алмаса да, Мөнҗия апа ихлас котлауларны кабул итеп, кунаклар белән җылы әңгәмә корды, барлык райондашларыбызга изге теләкләрен ирештерде: "Парлы тормышларда һәрбарчагызга көмеш, алтын, зөбәрҗәт туй бәйрәмнәренә хәерле исәнлектә килеп җитәргә насыйп булсын! Сабырлык, бәхетле тормыш телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев