Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачтагы демографик күрсәткечләр куандырамы?

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсе, 3 табиблык амбулаториясе һәм 49 авылда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка медицина ярдәме күрсәтә.

Кеше бу дөньяга үзенең ризыгы белән белән килә, үз вакыты җиткәч, бакыйлыкка күчә дигән әйтемгә җайлап күнегәбез бугай. Ә шулай да бу өлкәне чагылдырган гомуми саннарны анализлап, чагыштырып караганда, халыкның гомер озынлыгы турыдан-туры яшәү мохитенә, нәселдән килгән алшартлардан һәм дә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфат дәрәҗәсеннән тора, дигән нәтиҗәне дә кире кагып булмый. Нәкъ шушы мәсьәләләр буенча җыелган район ведомствоара комиссия утырышында яңгыраган саннар, фактлар шушылар турында янә уйландырырга мәҗбүр итә.

Авыл җирлеге башлыклары, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, үзәк хастаханә табиблары катнашында булган утырышта Балтач муниципаль районында демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм үлемне киметү мәсьәләләре буенча район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев чыгыш ясады.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсе, 3 табиблык амбулаториясе һәм 49 авылда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Табиблар белән тәэмин ителеш, авылларда медпунктлар саны һәм башка төрле күрсәткечләр буенча Балтач районы күрше районнар белән чагыштырганда уңай халәттә. Үзәк хастаханәнең соңгы елларда яңача җиһазлар белән тулылануы, яшь белгечләрнең районга эшкә кайтуы халыкка медицина хезмәтен күрсәтүне яхшыртуга этәргеч булды.

Ковид эпидемиясе вакытында районда бакыйлыкка күчүчеләр саны 2020 һәм 2021 елларда һәр елны 400дән артык булса, шөкер, узган елда аның 20 процентка якын кимүе һәм республиканың уртача күрсәткечләре белән чагыштырып караганда, яхшыруы сөендерә. Агымдагы елның алты аенда да бу уңай үзгәреш саклана. 

Шуның белән бергә бакыйлыкка күчүчеләр арасында хезмәт яшендә булучы райондашларның күп булуы сагайта. Тулы көченә эшләп, өстәмә байлык тудыручы, гаиләсен, якыннарын тәэмин итүченең вакытыннан алда китүе кайсы яктан алып карасаң да, аянычлы. 1000 кешегә исәпләгәндә, 25-30 процент бакыйлыкка күчүченең хезмәт яшендә булуы чаң сугарлык. Бу хәл бездә генә түгел. Күбрәк нинди авырудан вафат булалар дигәндә, саннар түбәндәгене күрсәтә: беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары (42 процент), икенче урында 14,9 процент белән яман шеш авырулары. 1000 кешегә исәпләп караганда, бу саннар республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк.

Авыл җирлекләре буенча бакыйлыкка күчүчеләр коэфиценты күрсәткәнчә, агымдагы елның алты аенда Урта Көшкәт, Куныр, Борнак, Смәел, Нөнәгәр, Югары Субаш, Салавыч, Шеңшеңәр, Чепья җирлекләрендә үлүчеләр чагыштырмача күбрәк. Бу барыннан да бигрәк, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрнең күбрәк олы яшьтә булуларына да карый. Яңгул, Карадуган җирлекләрендә бу күрсәткечнең ике тапкырга диярлек ким булуын әйтмичә булмый.

Демографик хәл яхшырсын өчен туа торган балалар санының даими рәвештә артып баруы сорала. Бу исә үз чиратында яшьләрнең авылда калуына, яшь гаиләләрдә балалар саны артуга шартлар тудыруны таләп итә. Агымдагы елда, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда районда балалар саны артуы күңелдә ышаныч тудыра. Утырышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин әйтүенчә, җирлекләрдә, хуҗалык, предприятие, оешмаларда яшь гаиләләргә уңайлы шартлар тудырудан читләшмәскә, моны без уртак максат, дип кабул итеп, барлык тырышлыгыбызны куярга тиешбез, диде.

Районда шушы максатка ирешү өчен барлык мөмкинлекләр бар һәм моңа бердәм эш алып барганда ирешергә мөмкин дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев