Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барыбыз бер теләктә

Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә районыбыз волонтерлары вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый. Алар район халкы белән бергәлектә фронтка ярдәм итә, җиңү көнен якынайтырга тырыша.

Кем ничек булдыра ала, фронттагы егетләргә ярдәм озатырга ашкынып торучы райондашларыбыз, шөкер, күп. Шуларның берсе – Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендәге волонтерлар төркемен генә алыйк, төп волонтер кул астындагы егетләр көн дәверендә чимал җыю, кирәкле әйберләрне юнәтү белән мәшгуль (тыгыз эш сәгатьләрендә ничек тә вакыт табып, эшләренә зыян китермәскә тырышып бит әле бу!), ә кичләрен, төнгә чаклы шәмнәр, учак кабызу өчен ут (розжиглар) ясыйлар. Моның өчен Айдар Хисмәтуллин кишәрлегендәге ял чатырын җылытканнар. Шул ук участокта инде күпме ватандашыбызны кышкы салкыннардан саклап калган кечкенә мичләр ясала. Үзләренә алып китеп ясаучылар да бар. Шәмнәр ясауда мәктәп балалары, әти-әниләр дә бик актив. Эретеп ябыштыручылар кулы белән тиз вакыт аралыгында ясалган 350 буржуйканы гына алсак та, әлеге бригаданың ни дәрәҗәдә максатчан, ихластан эшләвен тоемлавы кыен түгел. Әлеге эшләр белән беррәттән гуманитар ярдәм илтүче машиналарны юлга әзерләү һәм фронт өчен дә яраклы машиналарны ясау, ремонтлау бара. Бу юлы «Нива» машинасы әзерләделәр. Эшмәкәр Илмир Солтановка фронттагы егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре бик рәхмәтле, чөнки инде менә ничәнче тапкыр ул фронтны машина белән тәэмин итә. Дүшәмбе көнне, бәйрәм алдыннан  гуманитар ярдәм илтергә киткән егетләр арасында да Илмир бар, шундый рәхимле, ярдәмчел ир-егетләр – Ватан уллары үстергән әти-әниләргә рәхмәтләр яусын, гаиләләренә сабырлыклар бирсен.

Гомумән, машиналар, генераторлар, мотопычкылар һәм башка юнәлештә ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә зур рәхмәт, алар да волонтерлар сафында, алар да Ватан өчен тырышучылар. Волонтерлар инде ничәнче мәртәбә сугышка ярдәм илтүләрен тәгаен белми дә, хәер, алар аны санап та утырмый, иң мөһиме, солдатларга ярдәм барып җитсен, хәзер исә исемле посылкаларны окопларга кадәр илтеп җиткерергә тырышалар, Егетләр янәшәсендә волонтер кызлар да бар. Монда исемләп язып бетереп тә булмый, чөнки сафлары гел арта бара, безгә бер булышырга килгән кешенең киләсе генә килеп тора, ди Айдар Хисмәтуллин. Актив эш алып баручы Сәрдек авылы егетләрен дә мактый ул, безгә дә килеп булышырга вакыт табалар, ди.

Без – Ватан балалары. Нинди генә хәлдә калсак та, үз туган илебезне сак-ларга, яратырга бурычлыбыз. Без дә сакламасак, без дә яратмасак, кем яратыр һәм саклар соң безнең Ватанны?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев