Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстанда Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачтылар

Башкортстанда Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган Герой - Гази Заһитовка һәйкәл ачтылар.

Монумент республиканың Мишә районындагы «Биш Герой» Мемориаль комплексында барлыкка килде.

"Минем әти Сәгыйдулла - Гази Заһитовның туган энесе. Без хәзер дә абыебызга нинди хөрмәт белән караулары өчен рәхмәтле. Аны барысы да искә ала. Фронтовиклар аңа ярдәм сорап килә, ул ярдәмчел, намуслы һәм тыйнак кеше була», — дип сөйләде геройның туганнан туганы Рамил Заһитов.

Рамил Заһитов / Фото: Салават Камалетдинов

Рамил Заһитов сүзләренә караганда, Гази Заһитовның һәйкәлен ачу һәм хөрмәт күрсәтү аның нинди кеше булуын тагын бер кат раслый. "Ул — безнең татар каһарманы, безнең горурлыгыбыз", — дип билгеләп үтте геройның туганнан туганы.

Ул Башкортстан Республикасы башлыгына һәм Мишә районы җитәкчелегенә, шулай ук һәйкәлне ачу тантанасында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Гази Заһитов кебек геройларның исемнәре мәңге хәтердә калырга тиеш, дип билгеләп үтте.

«Без бу даталарны истә тотарга тиеш, без бу кешеләрне истә тотарга тиеш. Һәм без даими рәвештә яңа һәйкәлләр ачачакбыз. Без булган һәйкәлләрне сакларбыз. Һәм, әлбәттә, без яшь буынга шундый кешеләр турында сөйләргә тиеш, аларның ата-бабаларының  батырлыклары һәм аларның нинди бөек илдә яшәүләрен аңласын өчен», - диде ул һәйкәлне ачу тантанасындагы чыгышында.

Радий Хәбиров / Фото: Салават Камалетдинов

«Без Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучылар алдында баш иябез. Аларның батырлыклары, бигрәк тә якташыбыз Гази Заһитов турында без балаларга сөйләячәкбез", - диде Мишә районы администрациясе җитәкчесе Павел Трапезников.

Павел Трапезников / Фото: Салават Камалетдинов

Чыгышлардан соң кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм Мәңгелек ут янына килделәр. Биредә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Биш герой» комплексы Мишә районыннан Бөек Ватан сугышының биш геройына багышланган. Экспозициядә Советлар Союзы Геройлары Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков, Егор Орсаев һәм Гази Заһитов турындагы китаплар белән танышырга мөмкин.

Фото: Салават Камалетдинов

Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Тимаш волосте Янагуш авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагыш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә.

1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына алына. Артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә, армия разведка артиллерия дивизионының (ОАРАД) 832 нче бүлеге оптик разведка взводы разведчигы вазыйфасында.

Гази Заһитовның дәүләт бүләкләре: «Хәрби казанышлары өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, III дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән. 1945 елның май башында хәрби командование карары буенча II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Гази Заһитов 1953 елның 23 августында вафат була.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гази Заһитов рейхстаг Җиңү байрагы