Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер сүздән дә күңел була кайчак...

Һәр кешегә килә картлык бер көн

 
Бер сүздән дә күңел була кайчак,
Җәлләмәсәк иде тәмле телне:
Октябрьнең 1 есендә генә түгел,
Өлкәннәрне кадерләсәк иде һәрбер көнне...
Кайсы нинди хәлдә яши икән...
Исән-саумы, хәле әйбәтме?
Хәлен белешүче бармы икән,
Көне әйбәт кенә үтәме?
Балалары исән-саумы икән,
Хәбәрләре килеп торамы?
Әгәр янда булса балалары,
Эндәшәме икән якын итеп,
Әллә түзеп кенә торамы?
Бүген син яшь, көчле һәм куәтле.
Алар да бит кайчандыр яшь булган.
Гомер узган, үз эзләрен салып,
Чәчләренә инде ак бәс кунган.
Артык өмет итми алар бездән,
Аздан гына күңелләре була...
Күрик, ишетик әле өлкәннәрне —
Берәүгә дә тар түгел бу дөнья...
Һәр кешегә килә картлык бер көн,
Рөхсәт сорап тормый берәүдән дә...
Исән чакта өлкән кешеләрне 
Онытмасак иде кадерләргә...
Бер сүздән дә күңел була кайчак,
Җәлләмәсәк иде тәмле телне!
Өлкәннәрне хөрмәт итүченең, 
Олыгайгач, үзенең дә булыр кадере.

Ленина Шафигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев