Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер үкенечем калды...

1980 елның салкын гыйнвар аенда без бөтен мәктәбебез белән Алсу апаны озатырга дип чыктык... Соңгы юлга...

Мәктәптә укулар башланды. Укучылар җәйге яллардан соң ашыгып мәктәпкә яраткан укытучылары янына килде. Минем дә яраткан укытучым бар иде… Бик яшьләй вафат булган яраткан укытучым Алсу апа Хөсәенова хакында язасым килә.

Карадуган сигезеллык мәктәбенең (ул вакытта сигезъеллык иде) дүртенче классына укырга төшкәч, интернатта торып укыдык без. Хай шул вакытларда үзәкләр өзелеп өйгә кайтасы килүләр, өйгә кайту өчен әллә нинди ялганнар уйлап табулар, атна ахырын зарыгып көтүләр.

Югыйсә, укытучыларыбыз әйбәтләр, бергә укыган иптәшләребез янда, пешекче Саҗидә апабыз төрле тәмле ризыклар пешереп ашата, дәрестән соңгы тәрбиячебез Әлфинур апа төрле уеннар, ярышлар үткәрә, Закир бабай без җылыда йокласын өчен көн — төн мичкә яга, төнлә белән безне карап йоклатырга Әминә апабыз безнең янда, юк инде, өйгә кайтасы килә.

Озынайтылган көн группасында безне дәрес хәзерләтүче укытучы апамны һич онытасым юк. Чәчләрен уртадан ачып тыйнак кына итеп артка өеп куйган, карлыгач канатыдай кыйгач кашлы, шомырт кара күзле, аксыл йөзле, өстенә кечкенә генә ачык изүле зәңгәр күлмәк кигән Алсу апа иде ул (аның минем күңелемә кереп калган якты образы, әле дә нәкь менә шулай күз алдымда тора).

Гадәти көннәрнең берсе. Дәресләр тәмамланып, тамак ялгап бераз ял итеп алгач, без янәдән ой эшләрен карарга утырыштык. Алсу апабыз рәт арасы буенча безнеңн өйгә эшләрне тикшереп йөри, кемгәдер туктап аңлата, кемнеңдер тикшереп ипләп кенә хатасын төзәтә. Минем яныма килеп җиткәч туктап, йомшак кына итеп минем ябык җилкәмә кулын куеп, бераз бөкерәя төшеп әкрен генә: Ләйсән, мин сине шулкадәр яратам, син генә мине тыңламыйсың,- диде.

Шулчак минем парта арасыннан шуып чыгып, аның күлмәк итәгеннән кочып үксеп елыйсым, апа, мин дә сезне яратам, бүтән алай эшләмәм, –  дип әйтәсем килде. Ләкин кая ул, мин курку катыш каушавымнан тагы да кечерәя төшеп партама елыштым.

Шушы вакыйгадан соң Алсу апабыз безне калдырып озак-озак вакыт югалгалап торды. Авырый, диделәр. Ул югында безне кем дәрес хәзерләткәндер, мин һич хәтерләмим. Ә аннары... Аннары 1980 елның салкын гыйнвар аенда без бөтен мәктәбебез белән Алсу апаны озатырга дип чыктык... Соңгы юлга...

Аяусыз авыру, шомырт кара күзле, кыйгач кашлы матур апабызны, яраткан тормыш иптәшен, ике кечкенә баласын ятим калдырып, мәңгелеккә алып китте. Минем кечкенә чактан күңел түремдә гомер буе озата баручы бер үкенеч калды: «Миндә сезне бик яратам хөрмәтле Алсу апам »- дип әйтергә өлгермәдем.

Язмам анын рухына дога булып барып ирешсен иде, амин!

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алсу