Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлек сыналыр чак

Район башлыгы Рамил Нотфуллин да икенче тапкыр волонтерлар белән ерак сәфәргә чыгып, Луганск Халык Республикасының Луганск, Старобельск, Рубежное шәһәрләрендә булдылар.

Махсус хәрби операция башлану чорыннан Балтач районы халкы, волонтерлар ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә көндәлек батырлык үрнәкләре күрсәтеп, үз-үзләрен аямыйча сугыш кырларында, фронтта булган райондашларыбызга, госпитальләрдә дәваланучы яралыларга, сугыш барган якларда ятим калган балаларга ярдәм күрсәтүне оештырдылар. Халкыбызның тырышлыгы белән коры ашлар, пычкы-генераторлар, азык-төлек, окоп шәмнәре, маскировка сеткалары, медикаментлар, автомобиль, мотоцикл-лар, элемтә чаралары, автомобильләр ремонтлау өчен кирәк-яраклар җибәрелде. Ел дәвамында туплап җибәрелгән ярдәмнең күләме 35 тоннадан артык. Оешма-предприятие, аларның җитәкчеләре дә бу изге эштән читтә калмый, волонтерларны ягулык белән тәэмин итүдә нык-лап булышалар, ирләре, тормыш терәкләре хәрби операциядә булганнарның мөрәҗәгатьләрен хәл итүгә намус белән карыйлар.


Район башлыгы Рамил Нотфуллин да икенче тапкыр волонтерлар белән ерак сәфәргә чыгып, Луганск Халык Республикасының Луганск, Старобельск, Рубежное шәһәрләрендә булдылар.


Луганск өлкәсе Старобельск шәһәрчегендә хәрби хезмәт үтүче Балтач районы егетләренә алып килгән мотоцикл, машина, элемтә өчен техник җиһазлар тапшырылды.
Районнан һәм респуб-ликадан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашу вакытында гуманитар ярдәм — җылы киемнәр, азык-төлек белән бергә, сугышчыларыбыз сораган генератор һәм башка техник чаралар адреслап бирелде. Укучы балаларыбыз язган хатларны да сугышчыларыбызның һәркайсы кызыксынып укыды, рәхмәтләрен җиткерделәр.


Рубежное шәһәрендә тыныч халыкка районы-бызның «Татарстан» хуҗалыгы ярдәме белән җибәрелгән 18 тонна бәрәңге тапшырылды. Авыр хәлдә калган шәһәр халкы бу ярдәмне зур рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды.


Район башлыгы Рамил Нотфуллин сугышчыларыбызга ярдәм хакына берләшкән райондашларыбызга ихлас йөрәктән рәхмәт хисләрен җиткерәм, Ватаныбызны яклаган батыр егетләребез белән горурланабыз, аларның Җиңү белән, исән-сау туган якларыбызга, гаиләләренә исән-имин кайтуларын түземсезлек белән көтәбез, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм хәрбия операция