Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

“Бердәм Россия”нең мобиль төркеме Балтачка соңгысын килде (фото)

Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүләре эшләп, халыктан наказлар җыйды.

Проект "Бердәм Россия"нең сайлау алды агитацион программасы кысаларында тормышка ашырылды. Махсус график нигезендә активистлар көн саен республиканың шәһәр һәм авылларына чыгып халык белән очраштылар. Җомга көнне алар Чепья һәм Түнтәрдә булып, авыл халкының зарларын гына түгел, ә рәхмәтләрен дә тупладылар.

Рәхмәтләрнең беренчесе Флера апа Һадыевадан алынды. Ул пенсияләрне вакытында биреп барулары өчен шөкер итеп, киләчәктә дә шундый тыныч һәм ышанычлы көннәрдә яшәвебезне теләде. Узган ел гына сафка баскан «Әкият» балалар бакчасы коллективы да рәхмәт белдерде.
Киләчәктә дә дәүләт программалары үз эшләрен дәвам итсеннәр иде дип теләде алар. Ә менә күтәрелгән проблемалар күбрәк спортка бәйле иде. Бу әлбәттә сөенечле хәл, димәк халык сәламәт яшәү рәвеше яклы. Алмаз Дәминов та әлеге фикерне алга сөреп, районыбызның төньягында яңа спорт комплексы булдыруны сорады. Чөнки Чепья, Куныр, Нөнәгәр, Смәел авыл җирлекләрендә спортның бөтен төре белән дә шөгыльләнү өчен бернинди мөмкинлекләр дә юк. Ә бит бу як зонада көрәштә дә, волейбол, баскетбол спорт төрләрендә дә уңышлар зурдан.
Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев 314 бала белем алучы урта мәктәптә интерактив такта, спорт мәйданчыгы, чаңгылар комплекты һәм туристлык җайланмалары җитмәү яки искерү нәтиҗәсендә килеп туган кыенлыкларны чишүдә ярдәм сорады. Арбор балалар бакчасы 1988 елдан ишекләрен ачып җибәрә һәм шуннан бирле капиталь ремонт күрми. Аяныч хәлләргә килеп җиткәнче бу проблеманы да хәл итеп булмасмы диләр биредә эшләүчеләр. Ә менә Арбор мәктәбенә 2015 елда капиталь ремонт ясала. - Укыту өчен барлык җиһазлар да бар, ләкин спорт җиһазлары бик нык тузган. Спорт мәйданчыгы булса да без бик шат булыр идек. - ди Хәмит Хәсәнов.

Түнтәрдә исә ит белән сөт бәясен күтәрү мәсьәләсен күтәрделәр. Шулай ук атказанган донорларга ташламалар бетерелү проблемасын хәл итү соралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250