Бу атнада Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүләре эшли башлады. Әлеге эшнең максаты - республика халкын борчыган сораулар белән танышу, аларны хәл итүдә булышу.
Проект "Бердәм Россия"нең сайлау алды агитацион программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график нигезендә активистлар көн саен республиканың шәһәр һәм авылларына чыгалар. Бүген 26 номерлы Идел буе округының агитаторлары безнең районда булып киттеләр.
Норма авыл җирлегендә үткәрелгән мобиль иҗтимагый кабул итү барышында халык "Бердәм Россия"леләрдән күп төрле проблемаларын чишүдә ярдәм сорады. Мәсәлән: Кариле авылында урнашкан 5 һәм 7 йорт арасына асфальт кирәк, шул ук адрес буенча урнашкан күпфатирлы йорт янындагы сарайларның түбәләрен алыштыру зарур, Норма һәм Кариле авыллары яңа мәдәният йортлары булырга тели һәм яңа авыл җирлеге бинасын төзетүдә ярдәм кирәк аларга.
Рәфкать ага Нигъмәтуллин чиста су белән тәэмин итсеннәр иде дигән теләген белдерде. Шулай ук авыл эчендәге күперләрнең начар хәлгә килүләрен искәртеп узды. Спортка гашыйк яшьләре белән данлыклы нормалылар мини футбол өчен мәйдан сорадылар. Чөнки әлеге җирлектә генә дә бу спорт төреннән 4 команда бар. Фаил Зәйнуллин Кариле авылында урам юллары начар хәлдә булуын җиткерде һәм Мирная урамына асфальт түшәтеп булмасмы дип сорады.
Мал асраучылар да җайлап кимеп баруын әйтте Фаил ага: - мал тоткан кешегә ашлыкларны арзанрак сумнан биреп булмыймы икән? Ит бәясе шул килеш кала, ә мал асрау көннән-көн кыйммәтләнә, - диде ул. Шулай ук авылларда плотиналар булмыйча, янгын вакытында су эзләп йөрергә кирәклеге дә ассызыкланды. Су буйларындагы элеккеге чүплекләрне бетереп, инешләрне егылган агачлардан чистартуны да оештыру соралды.
Мулланур Әсадуллин Чапшар авылына балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп кирәклеген әйтте. Норма мәктәбе директоры Фәрт Хаҗиев Кариле балалар бакчасына янкорма төзетеп булмасмы дип мөрәҗәгать итте. Чөнки мәктәп бинасына 2012 елда бакчаның ике төркеме урнаштырылган булган, мәктәптә укучы балалар саны арту сәбәпле, балалар бакчасы урнашкан өлеш хәзер үзләренә кирәк икән.
Яңгул халкын исә урамда кичен ут янмау проблемасы борчый. Ничек аны бер җирдән дә финанслап булмый икән дип аптырый алар.
"Ива-мебель» директоры Рашит Хәсәнов кире кайтарылмый торган грант яки субсидия белән ярдәм булсын иде ди. Яшьләр өчен тиешле яшәү һәм эш шартлары, уңай хезмәт хаклары булдыру соралды. Авыл эчендәге юлларны һәм күперләрне төзекләндерү өчен берәр программа эшләтеп җибәреп булмасмы диелде. Мәктәпне саклап каласы иде дип борчыла яшьләр, юкса авыл да бетәчәк ди алар. Яңа мәдәният йорты салдыру да бар хыялларында. Гөлнара Сабирова сөт бәясе төшүгә ризасызлыгын белдерде. Кибетләрдә май бәясе гел арта, сөт бәясе дә югары, нигә соң хуҗалыктан җыела торган сөт бәясе бик түбән ди ул. Борнакка яңа мәктәп һәм балалар бакчасы, шулай ук спорт мәйданчыгы кирәклеге әйтелде. Ә менә Иске Көшкәтлеләр авылларында юллар төзекләндерелгән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Халык үзләрен борчыган сорауларны язмача рәвештә җиткерә алды һәм партиянең анкета сорауларына җавап бирде. Шуны да ассызыклап әйтергә кирәк, мондый төр чаралар халык белән партия арасын тагын да якыйнайта. Чөнки "Бердәм Россия" һәркемне тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев