Бүген - «Балтач» табигать тыюлыгы 20 еллык юбилеен билгеләп үтә (+фото)
Тарихи мирасны бергәләп саклыйк!
2001 елның 11 апрелендә Балтач районы территориясендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы оештыру турындагы карар чыгарыла һәм ул республиканың табигать байлыклар министрлыгы эченә алынып эшли башлый.
«Балтач» табигать тыюлыгының беренче җитәкчесе итеп Альберт Фәрхетдинов билгеләнә. Билгеле, инспекторлары үзгәреп тора, кемдер икенче эшкә китә, алар урынына икенчеләре килә. 2010 елда тыюлык икенче министрлыкка күчерелә, урман хуҗалыгы министрлыгына карый башлый. 2014 елда тыюлык белән Айрат Сабиров җитәкчелек итә башлый. 2017 елда тыюлыкта кабат үзгәреш җилләре булып уза. «Балтач» табигать тыюлыгы ау хайваннарын саклауны контрольдә тоту һәм алардан файдалануны көйләү идарәсе белән бергә кушып, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты төзелә. Бу үз чиратында яңа бурычлар, йөкләмәләр өсти. Тыюлыкка кергән биләмәләрдәге режимны саклаудан тыш, аучылык биләмәләрендә даими күзәтчелек итү дә тыюлык хезмәткәрләре вазыйфасына өстәлә. Язгы-җәйге һәм көзге-кышкы ау чорында рейдлар ясау, аучыларны тикшерү вазифасы да инспекторларга йөкләнә.
2018елда Айрат Сабиров оешма эчендәге башка эшкә күчерелү сәбәпле, тыюлыкның җитәкчесе итеп, аңарчы инспектор булып эшләгән Рамил Хаҗиев билгеләнә. Бүгенге көнгә кадәр бу вазыйфаны намус белән башкарып килә. Коллективта ике инспектор Азат Муллагалиев, Наил Гарифуллин хезмәт куя. Үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшли торган белгечләр эшли тыюлыкта.
Коллектив шулай ук Татарстан Республикасының «Кызыл китаб»ын алып бара. Ул безнең җирлектә югалып бара торган яки сирәк очрый торган хайваннарны һәм үсемлекләрне терки. Тыюлык оештырылган елларда җир-су хайваннарының – 8, сөйрәлүчеләрнең 5 төре барлыгы билгеле булган.
2020 елда белгечләр тарафыннан сирәк очрый торган аеруча сакланырга тиешле хайваннар, кошларның 48 төре барлыгы билгеле булса, умыркасызларның 15тән артык төренең яшәү урыны, үсемлекләрнең яңа 9 төре, гөмбәләрнең бик сирәк очрый торган бер төре безнең якларда үсүе ачыкланган.
«Балтач» табигать тыюлыгы экология-агарту эшчәнлегенә дә зур игътибар бирә. Тыюлык белгечләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да төрле чаралар үткәрәләр. Ел саен урманнарда яшәүче кошлар һәм хайваннар өчен җимлекләр акциясе уздырыла. Кышның иң салкын вакытында җимлекләргә азык салу күп очракта аларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә, ди инспекторлар. Кыргый хайваннар кышын гына түгел, азык кытлыгын яшь балаларын ашату, язгы су басулар, корылык чорында да кичерәләр. Тыюлык биләмәләрендә тояклыларның баш санын саклап калу өчен декабрь аеннан башлап хайваннарны махсус урыннарда ашату оештырыла.
Тыюлык инспекторлары Нормабаш, Карадуган участокларына күзәтчелек итәләр. Аларның гомуми мәйданы 345 гектарны тәшкил итә. Шулай ук район эчендә урнашкан өч табигать һәйкәле, Кара-күл, Шушма елгасы, Кили урманчылыгы кергән дүрт квартал, нарат-чыршы урманнары да алар карамагында.
Ни кызганыч, ял итүчеләр турыдан-туры тыюлык белән дә, табигать кочагында ял иткәндә әдәп-әхлак этикасы белән дә санлашырга күнекмәгән.Туристлар тыюлыкларга, табигать һәйкәлләренә шактый зыян китерә. Бүген һәрберебез экология дип чаң суксак та, ләкин аның принциплары әле һаман да кешеләрнең аң-зиһененнән читтә кала бирә. Табигатькә зыян китермәү аны саклау төп бурычыбыз булуын онытмасак иде. Җир-анабызга рәхимле булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев