Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

?? БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…

Наил абыйны туган авылы Килигә алып кайтып җирләячәкләр ??

Кичә 61 нче яшендә Татарстанның атказанган артисты, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры @tufan_teatr җырчы, гармунчы артисты Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы вафат булды…

Наил Шәрипҗан улы белән хушлашу мәрәсиме бүген, 1 мартта (сишәмбе) 10.00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда үтте. Наил абыйны туган авылы Килигә алып кайтып җирләячәкләр

Без дә @tufan_teatr белән бергә Наил абыйның балаларының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Наил абыйның җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын

 Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы 1961 елның 22 сентябрендә Татарстанның Балтач районы Кили авылында туа. 1983 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 1983-1985 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1999 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып хезмәт куя…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев