Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры була, катнашмый калмагыз

Туры эфирда "Безнең ишегалды" программасы координаторы, «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры  урынбасары Венера Камалова «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру планнары хакында  сөйләячәк

2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы: планнар, яңалыклар, халык сорауларына җаваплар... #Татарстан-Онлайн программасының бүгенге туры эфиры әлеге темага багышлана. Туры эфир ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформаларында 14:00 сәгатьтә башланачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кешегә Спикер туры эфир вакытында җавап бирәчәк. Ә калган кулланучыларга программа тәмамланганнан соң җавап биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, #Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга.

#Татарстан-Онлайн программасы кысаларында татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда сорауларын бирә алалар. Студиядә 37дән артык министр, Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашкан инде. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Трансляцияне 14 апрельдә 14:00 түбәндәге сылтамалар буенча карагыз:

https://vk.com/video-85877975_456242804

https://ok.ru/live/4585702497974

https://youtu.be/O47ZBnG5YB0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев