Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бәхетемне Кукмарада таптым“

Социалистик Хезмәт Герое, берничә орден һәм медальләр кавалеры, Татарстанның халык депутаты, КПССның XXVII, XXVIII, ВЛКСМның XV съезды делегаты, Кукмара районы КПСС райкомының беренче секретаре, халык депутатларының район Советы рәисе, КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы буенча секретаре.

Болар барысы да бер кеше - танылган шәхес Рим Ибраһим улы Зарипов турында. Исән булса, шушы көннәрдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булыр иде. Әмма үзе китсә дә, башкарган эшләре, игелекле гамәлләре халык күңеленә кереп калды.
Шуңа кукмаралылар хаклы рәвештә аны үзләренең герое итеп саный, район тарихындагы күп вакыйгаларны, "Зарипов вакытындагы" дип, аның исеме белән бәйләп искә ала. Рим Зарипов район җитәк¬чесе булганда күпләр хәтеренә таләпчән, кырыс җитәкче буларак кереп калган. Җитәкче шундый булырга тиеш тә. Бу сыйфатлардан башка районның күпкырлы хуҗалык итү һәм икътисадый проблемаларын ничек хәл итәргә мөмкин? Ә алар аз булмый: торак мәсьәләсе, юллар, социаль объектлар төзү, авылларны табигый газ белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыру... Ул эшләгән 10 ел эчендә районда дистәләгән биш катлы йортлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр төзелә, утызлап күпер салына, 400 чакрым юллар асфальт белән түшәлә. Районның һәр тармагында эшләр тоткарлыксыз барсын өчен электр энергиясе челтәрен өр-яңадан корырга туры килә, авылларны газлаштыру да республикада иң кызу темплар белән бара.Узган гасырның 80 нче еллары районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә уңдырышлы чор була. Бер бишьеллык эчендә һәр сыердан уртача савым 4000 килограммга җитеп, район республика лидерына, алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтик: Кукмара бүгенге көндә дә сөт җитештерү буенча республикада беренчелекне бирми, димәк, Зарипов мәктәбе яши дигән сүз.XII бишьеллык нәтиҗәләре буенча Кукмара районы халык хуҗалыгының барлык тармакларында алдынгы дип табыла һәм Рим Зариповка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.- Очраклы уңышлар өчен генә Герой исеме бирмиләр. Моның өчен озак еллар нә¬тиҗәле хезмәт куярга кирәк. Авылларны төзекләндерү, газлаштыру, юл төзү һәм башка уңышларның нигезендә меңнәрчә хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәте ята. Югары бүләкне мин кулга-кул тотынышып эшләгән бик күп җитәкчеләрнең, белгеч¬ләрнең, гади хезмәт ияләренең эшенә олы бәя буларак кабул иттем, - дип искә ала ул соңрак бу тантаналы вакытларны.Югарыда әйтелгәнчә, үзе китсә дә, аның белән бәйле күп истәлекләр калды районыбызда. 70 яшьлек юбилее көннә¬рендә Байлангар гомуми урта белем бирү мәктәбенә аның исеме бирелде.
- Әлеге вакыйга тантанада дүрт Герой катнашуы белән аеруча истә калды. Алар - Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов, Социалистик Хезмәт Геройлары Илдус Маслюков, Александр Фролов һәм Рим Зарипов үзе, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул елларда мәктәп коллективын җитәкләгән Хәтмулла Вәкказов. - Ә тагын ике елдан соң 1 сентябрь көнне мәктәп бинасына истәлек тактасы куелды. Бу тантанада да Рим Ибраһим улы үзе катнашты. Мәрхүм булганчы ул мәктәбебез белән тыгыз элемтәдә торды, үзенең кубогын булдырып, аны ел саен иң зур нәтиҗәләргә ирешкән сыйныфка тапшырып килде. Аның вафатыннан соң кубокны тапшыру тормыш иптәше Люция ханым җаваплылыгына калды. Аңа ия булу - зур дәрәҗә, бу инде сыйныф укучыларының уку, спорт, җәмәгать эшләре һәм башка күрсәткечләр буенча рейтинг баскычының иң югары басмасында булулары турында сөйли. Герой турында мәктәп музеенда бик күп экспонатлар, истәлекләр саклана. Кыскасы, аның исемен йөртүебез белән мәктәп коллективы бик горурлана һәм аңа тап төшермәскә тырыша. Мәктәпкә Герой исеме бирү тантанасында Рим Зарипов: "Кукмарада мин чын мәгънә¬сен¬дә бәхетемне таптым. Биредә мин танылуга ирештем, шуңа бу төбәк миңа бик якын", - дигән иде. Кукмаралылар да, үз чиратында, аңа рәхмәтле. Чөнки шушы җирлектәге тормыш-яшәешне яхшыртуга бар көчен, сәлә¬тен биргән шәхесне бәяләмәү, олыламау мөмкин түгел.

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250