Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Бәхетле картлыкка лаек ул

Сәлим Хафизов 1936 елның июлендә Кили авылында биш балалы гаиләдә туа. Барлык авырлыкларны җиңеп, нык, максатчан булып үсә. Кече бала булганлыктан, төп йортта төпләнеп кала.

Үзе дә тормыш иптәше Нурания белән биш бала үстереп, югары белемле итә. Үрнәк училищесын тәмамлаганнан соң, туган колхозында комбайнда эшли. Кортчы булып эшләгән елларында да бер дә сынатмый. Электрчы булып алты авылның багана башларында күп йөрергә туры килә аңа. Кемнәр генә мөрәҗәгать итсә дә, берсен дә кире бормый ул. Сәгать, сепарат, телевизор, тузан суырткычларны шул арада сафка бастыра. Гомумән, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Лаеклы ялга чыккач та күп еллар авыл халкын су белән тәэмин итеп тора. Әти-әни кадерен белеп, гаилә, бала хакын хаклап, туганнарын хөрмәт итеп яши ул. Изгелек җирдә ятмый, ди халык. Улы Рафил тәрбиясендә бүгенге бәхетле картлыгы да шуның нәтиҗәседер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250