Нечкә сагышлы хисләре йөрәген ярсытып, күңел сызлануы тудырган мизгелләрдә, инде хәзер өч оныгының кадерле әбисе статусында гомер кичереп яткан Зөлфирә, өйдә ялгыз калганда, гаилә фотоальбомын актарып тынычланырга ярата.
Ә аның битләрендәге фоторәсемнәрдә зур ишле гаиләнең гаҗәеп тулы тарихы, Зөлфирәнең моңарчы тормышның гел алгы сафта чапкан күңелле, рәхәт мизгелләре сурәтләнә.
Ишле балалар уртасында башларын башка терәп фотога төшкән әти-әнисе авылның гади бер кешеләре саналса да, алар нык үзәкле, көчле рухлы, якты зиһенле кешеләр иде. Гаҗәеп тере һәм төпле акыллы әниләрен яп-яшь килеш туган авылы Түбән Мәтәскәдә (Арча районы) ясле-бакча мөдире итеп билгелиләр; сөйгән егете Фәсхетдинны фронтка озатканда, әле ул шул вазифада кала. Кичен очрашкан чакта нинди хәлдә булса да, бер-берсенә турылыклы калырга вәгъдә беркетә алар, иртәгесен атлы арбада сагышлы җыру җырлап китеп барган некрутларны ерактан гына күзәтеп озатканнан соң, кыз, аерылу ачысыннан тәгәрәп төшкән күз яшьләрен дә сөртеп тормыйча, җаваплы эшенә йөгерә.
Сөйгән ярының фронттан килгән хатлары аңа ачлык-ялангачлык белән көрәшеп яшәргә көч өсти. Чөнки япь-яшь кызны син булдырасың, дип үсендереп, колхозда иң авыр тармак булган фермага мөдир итеп куялар. Абзарда буш тагарак кимереп яткан малларны ничек итеп исән-сау яшел чирәмгә аяк бастырасы иде дип ут йотып йөргән көннәрдә, почта штемпеле булмаган сәер өчпочмаклы бер хат тоттыралар; кыска гына хәбәрдә "мин сугыш кырында сыңар аягымны югалттым. Безгә кавышулар насыйп булмас инде. Мине онытырга тырыш" дип яза аның ничә ел ышанып көткән кешесе.
Йөрәгенә ут капкан Шәрифелҗамал ферма исе аңкып торган киемнәрен дә алыштырып тормыйча, Арча военкоматына юнәлә, көтеп торгандай бусагада калыккан Фәсхетдинның кочагына ташланып, ул тизрәк шатлыгын белдерергә ашыга: "Әй, җанаш, башың исән булгач, аяк гариплеге нипачум, менә дигән итеп яшәрбез әле, алла боерса" дип, үзенең кавышырга ризалыгын белдерә.
Әнә шулай бернинди каршылыкка карамыйча, яратып кавышкан гаиләдә җиде бала туып, олы тормыш үз юлына баса. Өч кыз тудыргач, дүртенчесе һичшиксез, атасына терәк һәм ярдәмче булып, ир бала туар инде дип өметләнә алар. Хатынының вакытыннан иртә дөньяга аваз салган тагын бер кызы ишәйгәнен белгәч, иренең нәселне дәвам итүче булмас инде дип, бераз сөмсере коела. Бала бик хәлсез, мөгаен яшәмәс, дигән шикле уй керә анасына. Әмма Ходайның үз тәкъдире: чиренә күрә дәвасы табыла - күпне күргән, догалар белгән әбисе, баланы чүпрәк белән ураганнан соң, галош тартмасына урнаштырып, ипи көрәге белән җылы мич түренә тыгып куя. Бәләкәй төенчекне мичтән алганда сабыйның йөзе кызарган, сулышы иркенәйгән, елау авазы да күкрәген киңәйтеп, көчлерәк чыга башлый. Яши бу болай булгач, дигән өметле фаразны икеләтә раслап, Зөлфирә дигән юка, чандыр гәүдәле кызчык, ут борчасы кебек тере һәм шук булып, гаиләсенең сөеклесенә әверелә.
Балачакта хәтергә уелып калган бер вакыйга булачак лидерның кыю, тәвәккәл адымга табигый ашкынулы сәләте этәргәнен ача да сала. Әтиләре Зөлфирәдән соң туган малайны бераз узындырып, фәкать үзенә генә уйнарга туп алып бирә. Зөлфирә кызыгып йөри торгач, беркөнне җаен туры китереп, тупны эләктерә дә, күкрәгенә кысып, туп-туры басуга чаба. Артык дулкынланудан күпме чапканын да абайламыйча, ниһаять туктап, арыш басуы аша узган тар гына юлда рәхәтләнеп туп тибеп ятканда, күрше авылның сөт җыючы апалары, бу адашкан баланы арбаларына утыртып алып китәләр дә, бернидән курыкмыйча елмаеп-көлеп утырган сары чәчле, зәңгәр күзле бу шук баланы атасына тапшыралар.
Мәктәпкә укырга кергәч тә, тар күкрәк читлегенә урнашкан дәртле йөрәк ялкыны белән гел ашкынуда булган тынгысыз кыю кыз, үзе әйтмешли, малайларның баш өстеннән йөри, иң мөһиме - яхшы укый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, пионер һәм комсомол вожагы булып, бөтенесен оештырып, әйдәләп йөри. Дөрес, Зөлфирәгә ун яшь чакта, әтиләре вакытсыз дөнья куйгач, балалар җилкәсен дөнья йөге дә баса башлый. Алты сабыен кочаклап тол калган әнисен жәлләп, ялгызы аларны аякка бастыра алмас дигән шик белән кечеләрен приютка алып китәргә килгәч, кайгыдан чиргә сабышкан аналары торып баса да, аяусыз язмыш белән көрәшергә үзендә көч-җегәр табып, балаларын да туплап, яңабаштан тормыш камытына җигелә. Зөлфирә туганнары белән мал курмысы әзерләүдә башлап йөри, бер җәйдә ничә пот ашлык хакына энесе белән хәтта көтү көтәләр.
Югары һөнәри осталыкка ирешеп тырыш хезмәт белән абруй яулау омтылышы яшьтән үк чиксез булган чая кызның көчле оештыру сәләтен тоемлап, аңа аттестат алгач, мәктәпнең өлкән пионер вожатые урынын тәкъдим итәләр. Беренче чиратта гаиләсен, кече туганнарын кайгыртып, ул читтән торып ВУЗга керә һәм тырышып укып кулга диплом алганчы, тормышында матур үзгәрешләр барлыкка килә. Һәр чарага үз инициативасы белән тотынып, максат куйгач, чигенүне белми торган очкын кебек очынып йөргән дәртле-энергияле кыз, көннәрнең берсендә укучыларны Кокушкинодагы Ленин музеена алып бармакчы була. Ә аның өчен теләк кенә җитми, транспорт та кирәк бит әле. Кыз идарәдән белешә, бөтен төр техника язгы чәчү алдыннан ремонтка туктаган. Алай да Зөлфирә чигенергә уйламый, берәрсен изге эшкә үгетләп булмасмы дип, колхоз гаражына юнәлә.
Дәвамы бар.
Татарстан Республикасының атказанган
мәдәният хезмәткәре.
Нет комментариев