Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Булат Зыятдинов - үрнәк әти дә, үрнәк җитәкче дә!!! (фото)

Республика күләмендә уздырылган "Әтиләр Советы эшчәнлегенең иң яхшы оешмасы" конкурсында катнашып, районыбызның әтиләр Советы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов "Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхләкый традицияләрне саклау" номинациясендә икенче призлы урын яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.

Әлеге бүләкне аңа конкурсны бәяләү комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев тапшырды.
Булат Зыятдинов, мәгълүм булганча, "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе, Карадуган авылында яши. Тормыш иптәше Фирая ханым белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Зыятдиновлар сәнгатькә гашыйк гаилә, алар актив рәвештә районыбыз данын яклап, күп кенә конкурсларда катнашып киләләр. Районның әтиләр Советы җитәкчесе буларак та эшчәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә.
Булат Бакиевичны ихластан котлыйбыз, эшендә уңышлар телибез!!!
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250