Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм өстенә бәйрәм яки лотереяга чыккан бәхет (+фото)

30 август көнне Иске Көшкәт авылында 50 урынга исәпләнгән өр-яңа клуб ишекләрен ачса, Норма авылында шулай ук бик кирәкле һәм күптән көтелгән җирле үзидарә бинасы куллануга тапшырылды.

Икесе дә республикада гамәлдә булган программалар нигезендә, бик тиз арада сафка баскан бу биналар матурлыгы, уңайлыгы, зәвыклыгы белән бер-берсенә охшаш. Шулай булмыйни: подрядчы, төзүче оешмасы бер үк - Рифат Закиров җитәкләгән "Водстрой" оешмасы ләбаса!
Әлеге биналарны ачу тантанасында район җитәкчелеге, башкала кунаклары да бар иде. "Бик кирәкле объектлар, халыкка нәтиҗәле хезмәт итсеннәр", - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. "Лотереяга чыккан бәхет бу, кадерен белегез һәм шушы төзелешләр артыннан йөргән, оештырган, башкарган җитәкчеләрегезгә, төзүчеләргә рәхмәтле булыгыз", - диде үз чыгышында ТР муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров.
Районыбызга кураторлык итүче Нәҗип Салихов та бу биналарның бәрәкәтле, игелекле нигезләрдә булуын, озак еллар хезмәт күрсәтүен теләде һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның сәламен, котлауларын җиткерде. Башкала кунаклары, район җитәкчеләре төзүчеләребезнең хезмәтенә олы бәя биреп, бер төркем алдынгыларга Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Вакыйф Зәкиев,
Гөлсинә Гарипова.
Әлеге тантаналардан
фоторепортажлар белән соңрак,
тулырак язма белән
газетабыздан таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250