Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм ялларында хастаханә, банк һәм почта ничек эшли соң?

Алда озын гына яллар һәм бәйрәм көннәре көтә балтачлыларны. Бу көннәрдә, гадәттә, районыбыз халкы хастаханә, банк һәм почта бүлеге эшләү белән кызыксына башлый. 

Район үзәк хастаханәсендә 29 апрель, 1, 2, 6, 9 май көннәре ял буларак билгеләнгән. 30 апрель һәм 5 май көнне иртәнге сәгать 8дән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр, 3, 4, 7 май көннәрендә хастаханә тулысынча эшли. 8 май көнне эш көне бер сәгатькә кыскарып, 15.00 сәгатькә кадәр генә булачак. Хөрмәтле районыбыз халкы, ял көннәрендә һәм кичке сәгатьләрдә табиб ярдәме кирәк булса, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүегез сорала. 
Район почта бүлеге 29 апрель, 1, 2, 6, 9 май көннәрендә ял итәчәк, 30 апрель, 3, 4, 5, 7, 8 май көннәрендә эшләячәк.
“Сбербанк” 29, 30 апрельдә, 1, 2 һәм 9 майда ял итә, 3, 4, 5, 6, 10 май көннәрендә гадәттәгечә эшли, 7 майда – 08.00-17.00, 8 май 08.00-16.00 сәгать аралыгында халыкны кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев