Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир Ишморатов: «95 процент солдат иминлекне саклап калырга тиеш, 5 проценты гына кайта ала» (фото)

Рандины да калдырмаган, үзе белән алып кайткан.

Дамир кайткан! Бу хәбәр әсәрләрдәге кебек яңгырады. Хәрби операция башыннан ук билгеле инде ул Балтач егете Дамир, шуңа да бу хәбәр шәхсән рухландырмады, әмма Дамирның үзе белән күрешеп сөйләшкәч, аның киткәннән бирле ялга әле беренче мәртәбә генә кайтуын үз авызыннан ишетеп белгәч, каләм иясе югалды да калды. Җитмәсә, нибары ике атнага гына җибәргәннәр, инде кайбер егетләр елына әллә ничә кайтты, ә Дамирга отпуск бәхете яңа елмайган.

— 95 процент солдат иминлекне саклап калырга тиеш, 5 проценты гына кайта ала, — ди Дамир. — Без тавышланмадык, димәк, шулай кирәк булган, фәрман булганны сабыр гына көттек һәм менә кайттык.

Дамир артык хисләргә бирелми, чираттагы ялга ике-өч мәртәбә кайткан егетләр өчен дә «ничек повезет инде», ди. СВОдан үзе генә кайткмаган, этен дә ияртеп кайткан. Эте зур, матур, американский Стаффордширский терьер.

— Нәни генә көчек иде ул, — ди Дамир. — Шунда СВОда чакта сатып алдым мин аны. Менә нинди зур эткә әверелде. Блиндажда үзем белән яши, ашый. Анда калдырырга курыктым, кая карама мина, эләгеп шартлар, йөрәк ярасына әйләнер, дип алып кайттым. Кушаматы — Ранди.

Ранди зур, комфортабельле автобуста, ике утыргычны бер итеп, ятып кайткан. Чик буена йөк машинасы арбасында чыкканда да солдатларның кочагыннан чыкмаган. Кыскасы, «Бәхете бар аның», ди Дамир эте турында. Ә монда, Балтачка кайткач, урамда калырга кушкач, бик сәерсенгән, өйгә керәсе килгән. Тик өйгә кертеп булмый, чөнки өйдә кечкенә балалар бар.

Автобус дигәннән, соңгы көннәрдә кайткан егетләрне такси хезмәте яллап кайтты, диделәр. Ә Дамир, автобус куйганнар иде, бушка кайттык, бер авырлык та күрмәдек, диде. Сюрприз да ясап тормаган, кайтасын алдан әйткән, 4 октябрь көнне кайтып та кергән. Хатыны Рузия, тагын ике нәни баласы бар. Хәрби операциягә киткәндә, нәниенә 4 ай гына булган, хәзер инде яшь ярым тирәсе.

Бала җанлы Дамир, әңгәмә буласы көнне дә, килеп булмый, баланы хастаханәгә алып барасы бар диде, аннан кайтуга килеп җитте үзе. Үзе генә түгел, дусты Альфред белән килгән. Дамир да, Альфред та, Балтачның көрәшче егетләре, чын патриотлар, бактың исә, 2014 елда контракт төзеп, Ростов на Дону якларында хәрби хезмәттә булганнар.

— Бик сагындым Дамирны, — ди Альфред Мусин.— Яшьлек бергә узды бит. Көрәшләргә бергә әзерләндек, келәмнәрдә бергә көрәштек. Көрәш чыныктырган егетләр без.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Язма белән тулырак «Хезмәт» газетасының 41нче санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев