Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Давид Турганалиев — Яшь герой (фоторепортаж)

Олы бүләкне Давидка РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев тапшырган.

Әйләнә-тирә мохитне, бигрәк тә урманнарны чүптән арындыручы, күңел ачулардан калган, я булмаса китереп аткан чүп-чарны дуслары-иптәшләре, яки гаиләсе белән һәр ел фасылы саен чистартып торуы белән газета укучыларыбызга мәгълүм волонтер Давид Турганалиев шушы көннәрдә Казан каласына «Безнең заман» дигән республикакүләм фестивальгә чакыру алды. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм дә «Бердәм Рәсәй»  партиясенең «Яшь гвардия» региональ штабы Давидны диплом һәм медаль белән бүләкләде. Давидның ихлас, тырыш хезмәтенең югары бәя алуы районыбыз өчен олы горурлык! Давид Чепья урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем ала, бик әйбәт укый. Кадерле әнисе һәм дә гаиләсе, сыйныф җитәкчесе, укытучылары Давидка зур таяныч!

– Иң ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләребезне, тирән хөрмәтебезне һәм горурлык хисләребезне кабул итеп алыгыз, – диелгән Давид Алим улына РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова имзасы белән бирелгән Рәхмәт хатында. – Яшь кенә булуыгызга карамас-тан, сез инде җитди, зурларча адымга барырга өлгергәнсез. Бернигә дә карамастан, ярдәмгә мохтаҗларга булышасыз. Батырлыкка тиң гамәлләрегез әле бик күп буыннарга үрнәк булып барып җитсен!

Олы бүләкне Давидка РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев тапшырган.

Алга таба да зур уңышлар сиңа, табигатебезне саклаучы «Яшь герой!». Син кайгырткан, син чистарткан урманнар райондашларыбыз күңеленә Давид урманнары булып кереп урнашыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев