Эчкерсез ярдәм кулы сузучылар
Волонтерлар хезмәте дигәч, моңарчы без авыр хәлдә булган гаиләләргә, караучысыз калган олыларга булышучы, элеккеге пионерларның игелекле хезмәтләрен, традицияләрен яңадан торгызучы укучы балаларны күз алдына китерә идек. Бүгенге чорда, мобилизация кысаларында, волонтерлык белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәте дә, бу эшкә тартылган егетләр-кызларның яше дә, җәмгыятьтә тоткан урыны да башка төсмер алды.
Махсус хәрби операция башлануга, районыбызда республикада беренчеләрдән булып, бу хәрәкәтләргә чакырылучы егетләребезгә ярдәм оештырылды. Казан шәһәрендә өйрәнүләр барышында аларны җылы өс киемнәре, су үткәрми торган җылы аяк киемнәре, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү җайга салынды, район җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре алар янында булдылар, еш аралаштылар.
Егетләребез сугыш хәрәкәтләре барган якларга юл тоткач, күрсәтелә торган ярдәмнәр дә үзгәрде: блиндажларны җылыту өчен пичләр, учак кабызу өчен ут (розжиглар), маскировка сеткалары, өстәмә җылы киемнәр, башка кирәк-яраклар, азык-төлек, медикаментлар — бар да тупланды. Бу очракта авылларны аерым мактап, атап китеп тә булмый. Укытучылар, бакча коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре, лаеклы ялда булган олыларыбыз бу ярдәмнәрне булдыруда барысы да үз көчләреннән килгәнне башкардылар һәм башкаралар.
Газетабыз битләрендә, социаль челтәрләребез аша олы йөрәкле, эчкерсез райондашларыбызның сугышчыларыбызга, Луганск шәһәре ятимнәр йортына ярдәмне туплап, күп тапкырлар үзләре илтеп бирүләре турында еш язылды һәм языла. Бу очракта аерым кешеләр генә түгел, районыбыз оешмаларының, авыл хуҗалыгы предприя-тиеләренең дә бу игелекле эшкә керткән өлешләренең саллы булуын онытмас-ка кирәк. Урыннарда халыкны туплауда җирле үзидарә хезмәткәрләренең дә хезмәте бәһасез. Төрле кайнар нокталарда катнашкан, армия сафларында бердәмлеккә күнеккән егетләребез дә бу эштә башлап йөрүчеләрдән.
Гуманитар ярдәм туп-лауда, мөгаен, районда Норма авыл җирлегенең өлеше иң саллылардан, дип әйтсәк, ялгышмабыздыр. Җирлек башлыгы Радик Шәрипҗанов, бу җирлектәге эшмәкәрләр, һәр авыл халкы, чик сакчыларының район хәрәкәте башлыгы, Чапшар егете Шәүкәт Гаязов гуманитар ярдәм туплауда башлап йөриләр, һәрбер җыелган һәм илтеп тапшырылган ярдәм турында хәбәр итеп баралар.
Шушы җирлектән шәхси эшмәкәр, ватанпәрвәр, ярдәмне җыюны оештыру гына түгел, аны илтеп тапшыруда да актив булган Тәлгать Газизов үзенең шәхси йөк машинасы белән бер ел эчендә сигез тапкыр хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә гуманитар ярдәм илткән. Авыл халкыннан җыелган ярдәмне соңгысын ул 12-15 ноябрь көннәрендә илтеп тапшырган. Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр Тәлгать әфәнде яңадан сәяхәткә кузгалырга җыена. Бу ярдәмнәрне оештыру турында Тәлгать Газизовның үзеннән дә сораштырдык:
— Ике арада йөри башлаганга инде бер ел була. Шушы вакыт эчендә үзем шофер булып, үземнең «Газель» машинасында 8 тапкыр гуманитар ярдәм илттем. Салкын вакытларда Шәүкәт Гаязов белән барсам, көннәр җылыткач, берүзем йөрдем. Бер якка 1600 чакрым, барып-кайту 3200 була. Шөкер, машина моңарчы юлда калдырмады, балаларына, туганнарына посылкалар юллаган әти-әниләр, хатыннары, балалары догасы ярдәм иткәндер. Саба, Кукмара, Теләче, Арча, Әтнә, Биектау районнарыннан киләләр, безнекен дә алып бар әле, дип, берсен дә кире борган булмады. Бензинга ике тапкыр район өлеш чыгарды, посылка китерүчеләр дә мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм иттеләр. Бу очракта эшмәкәрләребезнең ярдәме зур булды.
Декабрь аенда, Яңа ел бүләкләре туплап, барырга уйлыйм. Безнең егетләр хезмәт иткән полк штабы офицерлары белән даими элемтәдә, райондашларыбызны бары мактап телгә алалар. Бу йөрүләр дә, андагы егетләргә аз булса да ярдәм булсын, безнең өлеш тә керсен, дип оештыру инде ул.
Районыбызда хәрби операциядә егетләребезгә ярдәм берничә төркем аша бара, алар турында район халкы инде хәбәрдар.
Мәсәлән, Айдар Хисмәтуллин җитәк-челегендәге төркем сугышчыларыбызга 15 тапкыр 36 «Газель» һәм өстәмә прицеплар белән гуманитар ярдәм, район халкының тырышлыгы белән үрелгән 100 маскировкалау сеткалары илткәннәр. Октябрь аенда гына да 2 тапкыр авыр сәяхәттә булып кайтканнар, бераздан тагын юлга чыгарга әзерләнәләр. Бүгенге көндә гуманитар ярдәмне туплау, учак кабызу өчен ут (розжиглар), озак яна торган махсус шәмнәр ясауда лаеклы ялда булган Газинур Ибраһимов, Илсур Корбанов, алар белән бергә хезмәт куючы Ильяс Гарифуллин, Азат Хисмәтуллин, Илшат Камалиев, Айрат Мөхәммәтҗанов, Рамил Сабиров, Илнур Салихҗанов, Рушан Галиев, Рөстәм Фазылҗанов, Фаил Хафизов, Рүзәл Закиров вакыт табып, уфтанмый тырышып эшлиләр, аларның һәрберсе турында озаклап сөйләргә мөмкин. Балтач һәм Куныр мәктәбе укучылары да дәресләрдән соң алар янында, алар үрнәгендә эчкерсез ярдәмгә үз өлешләрен кертәләр.
Махсус хәрби опера-циядә катнашучыларга гуманитар ярдәм белән бергә күңел җылысын кушып язган хатлар да юллана. Алар хәрбиләребезгә иң авыр вакытларда көч өсти, киләчәк көнгә ышаныч уята. Егетләребез исән-имин булсыннар да, туган якларга җинү белән кайтсыннар, дигән теләк һәркем күңелендә. Шулай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев