«Ел хатын-кызы»
8нче февраль көнне Кукмарада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры булып узды.
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык» номинациясендә Урта Көшкәттән Ольга Кунаева - беренче, «III буынның герой хатын-кызы» номинациясендә Әминә Мөхәммәтҗанова (Югары Шубан) һәм «Ир-ат - лидер» номинациясендә Эмиль Гарипов (Балтач) икенче урынга лаек дип табылды. Яңгул авылыннан Гөлсинә Сафиуллина исә «Хатын-кыз - галимә» номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде. Финал ярышлары 6нчы мартта Казанда узачак.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев