Элек халык даулаганны хәзер җитәкчелек хәстәрли!
Яки бүгенге хәл-шартларда 1 май бәйрәменең эчтәлеге ни дәрәҗәдә үзгәрде?
Иртәгә илебез халкы чираттагы тапкыр 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләячәк. Хәер, Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә 1 май киң билгеләнә, ә аның тарихы исә моннан гасыр ярым элек булып үткән хәл-вакыйгаларга барып тоташа.
1856 елда беренче тапкыр Австралиядә эшчеләр, сигез сәгатьлек эш көненә күчүне таләп итеп, каршылык акцияләре үткәрә. Озак та үтми, аларның башлангычын Канада һәм АКШ эшчеләре күтәреп ала. 1886 елның 1 маенда Чикагода үткән демонстрация исә полициянең көч куллануы һәм канкоеш белән тәмамлана. Шуңа бәйле 1889 елның июлендә Парижда II Интернационал конгрессы эшчеләрнең хокукларын яклап, һәлак булганнар истәлегенә ел саен 1 май демонстрацияләре үткәрү турында карар кабул итә.
Русиядә беренче бәйрәм чаралары һәм акцияләре 1891 елда Санкт-Петербургта үтә. 1918 елда исә РСФСР Хөкүмәте 1 майда дәүләт бәйрәмен — Интернационал көнен билгеләү турында карар кабул итә. 1972 елда “1 май — Эшчеләрнең халыкара теләктәшлек көне” исемен ала һәм 1, 2 майда билгеләнә башлый. СССР таркалу һәм илдә вәзгыять үзгәрүгә бәйле 1992 елда ул көннең исеме Яз һәм Хезмәт бәйрәме итеп үзгәртелә. 2 май исә 2005 елга кадәр бәйрәм көне буларак кала. 2004 елның 29 декабрендә “Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 201нче санлы Федераль закон кабул ителгәннән соң гына ул бәйрәм көннәре исемлегеннән төшеп кала. Шулай итеп, хәзер Русиядә 1 май гына бәйрәм көне булып тора.
Хәер, рәсми рәвештә шулай булса да, соңгы чорда 1 майны бер генә көн билгеләгәнне тарих хәтерләми. Дөресрәге, май бәйрәмнәрендә язның иң гүзәл вакыты һәм язгы эшләрнең иң кызган чоры булуын исәпкә алып, ил җитәкчелеге махсус рәвештә көзен, кышын булган ял көннәрен нәкъ шушы чорга күчерү хәстәрен күрә. Бәйрәмнең асылына туры китереп, әйдә ил халкы җиң сызганып иркенләп эшләсен дә, эштән соң күңел булганчы ял да итсен дип эшләнә бу. Һәм күпчелек шулай итә дә. Һәрхәлдә, совет заманындагы бөтенхалык демонстрацияләре хәзер инде тарихта калып бара. Нигездә аерым партия җитәкчелегендә күпчелек гомер көзенә кереп баручы аерым категория гражданнар гына бу көнне транспарантлар күтәреп урамнарга чыга. Күпчелек исә бакчасында казына, май кояшы, язгы табигать белән хозурланып, дус-ишләрен, туган тумачаларын җыеп табын кора, шашлык кыздыра. Әлбәттә, бу чаралар да җәмгыятьнең берләшүенә, кешеләрнең бер-берсенә якынаюына хезмәт итәдип яза Кызыл таң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев