Җәмгыять
Электрон хезмәтнең күпкә уңайлы булуын таныр вакыт җитте
- Электрон түләүләргә ияләшеп киләбез. Аның вакытны янга калдыруы белән күпләребез килешә хәзер.
Чиратларда торасы юк, хезмәт хакы карточкага күчү белән, тәләүләрне башкарып кына куясы. Электрон хезмәтнең күпкә уңайлы булуын таныр вакыт җитте, җәмәгать, - дип сүз башлады район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров 2 декабрьдә район мәдәният үзәгендә бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар белән үткән чираттагы җыелышны. - Әйе, коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләүләрне башкару соңгы айларда үз нәтиҗәсен бирә башлады - район буенча 20 %ны тәшкил итә. Тик кызганыч, еллык гомуми нәтиҗәләрдә безнең Балтач районы республика күләмендә соңгы урыннарда калачак, билгеле. Ләкин киләсе елда 48 район арасында урталыкка күтәрелү - безнең бурыч булып калачак, - дип белдерде Рамил Илдусович.
Тиешле нәтиҗәне бирмәгән, электрон түләүләрне башкармаган оешма һәм мәгариф учреждениеләре директорларына шелтәләр белдерелде. Киләчәктә әкренләп райондагы калган хезмәт коллективларын җәлеп итү бурычы да куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев