Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Фәннүр Әүхәдиев көрәшеп тапкан бәхетен өләшеп яши

Арбор авылыннан Фәннүр Әүхәдиев "Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек" дигән тормыш девизы буенча яши.

…Ятим бала моңлы була дигән гыйбәрә бар халыкта. Баксаң Фәннүргә 5 яшь тулганда, фаҗигагә тарып әтисе үлеп киткән икән. Шуңа күрә дә әнисен ташлап кая да булса китүне башына да китермәгән. Туган авылы Арборда урта мәктәпне тәмамлаганда механизатор "правасы" да алып чыккан егет техника паркына атлаган. "Менә, башта кырда йөрергә өйрән", дип, чылбырлы "ДТ"бирәләр үзенә. Кырда рәхәт! Көче ташып торган егет эштән куркамыни! Армиягә дә киткән, чит илгә Венгриягә "эләккән". Мотоукчы полкта махсус хәзерлек узгач, гаярь танк сыман "БМП"га утырталар үзен. "Кыен булмадымы соң?", дим. "Сынатмадык инде, әмма тынычлыкны саклыйм, дип илне генә "таратып" кайттым", дип көлеп искә ала Фәннүр. Дөрестән дә, хезмәте Союз таралган, илдә "строй" алышынган дәвергә туры килгән икән. Кайткач, тагын тау кадәр Т-150гә утырган. Үзен 2 ел көткән Гөлнуры белән гаилә корып җибәргән. Сөйгәне бер ул һәм бер кыз бүләк иткән үзенә. Көйле барган тормыш. Җырлап эшләгән Фәннүр. Авылда, районда үткән концертларның берсе генә аның катнашыннан башка үтмәгән. "Моңнар кайтсын авылга", "Сандугач керде күңелгә" кебек республика күләмендә узган җыр фестивальләрендә башкала сәхнәләрен янгыраткан. Лауреат исемнәре, бик күп бүләкләр алган… 2005 елның 2 май иртәсендә дә бәлкем, эшкә җырлый-җырлый баргандыр ул… Ул көнне Фәннүр тракторына культиватор тагып, туфракка аммиак кертә. Әммә көн кичкә авышкан бер мәлдә җан тетрәткеч хәл килеп чыга. Кабина артына урнаштырылган аммиак багы шартлап, башыннан-аягына сыек аммиак, пыяла ватыклары белән коена… Фәннүрнең дөньясы караңгылыкка чума. Караңгылык… Бөтен гәүдә яндырып әчетә. Жанны иң әрнеткәне - күзләр.. Бәхетсезлекнең иң зурысыннан КАМАЗ шоферы Марат Таҗиев коткара, тиз генә җиргә төшәргә ярдәм итә, чишендерә, юындыра…
Ике айга якын РКБда дәвалангач, организм савыга, җәрәхәтләр, сызланулар да бетә. Ә күзләр ачылмый. Офтанып кая барасың, хатыны Гөлнур, инде ныклы аякка басып килгән балалары да кадерлеләренең исән калуына сөенеп бетә алмыйлар. Хуҗалык җитәкчеләре Хәмит Баязитов та гел хәлен белеп ярдәм итеп тора. Хезмәттәшләре, бигрәк тә сәхнәдәш дуслары да рухландырып торалар үзен. Төшенкелеккә бирелергә ирек бирмиләр, үзләре белән иҗади бәйгеләргә, туй, юбилей кебек бәйрәмнәргә алып йөриләр. Күңеле күтәренке булса да күрүгә өметен сүрелдерми егет. Уфа, Чабаксар, Казан, Мәскәү юлларын таптый. Ниһаять узган ел,"кара көннәргә" 10 ел тулганда, Мәскәү хирурглары Фәннүрне якты дөньяга чыгардылар. Әлегә бер генә күзен "ачсалар" да, быел Балтач сәхнәсендә шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның юбилеенда күрдем. Авылдашын үзенең матур җырлары белән котлады ул. Бүген үзен бик бәхетле итеп хис итә Фәннүр. Хатыны янәшәсендә. Казан театр училищесын тәмамлаган уллары Раннур мәдәният үзәгендә хезмәт куя, халык теары режиссеры. Искиткеч сәләтле егет. Кызлары Гөлгенә элемтә техникумында укый. Гаилә учагының җылысын тоеп, якты өметләр белән яши Фәннүр.
Әйе, җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала. Ә язмам герое легендар шәхес Фәнис Яруллин әйткәнчә, язмышларын җилкән итеп, тормышыбызга ямь өстәп яши. "Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек."
Бәхет өчен, шатлык өчен,
Көрәшеп яшим.
Көрәшеп тапкан бәхетне
Өләшеп яшим (Ф.Яруллин)
Рамазан Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250