Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаҗәеп тамаша (фото)

Тамашага республика районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын да дәштеләр.

30 август көнне башкалабыз Казанның «Татнефть Арена» бинасында тимераякта шуу буенча Бөтендөнья олимпия чемпионы, гаҗәеп остаз, танылган шәхес Евгений Плющенконың боз өстендә шоу-тамашасы булды. Әлеге чараны мәдәни инициативаларның Президент фонды оештырды.

Тамашага республика районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын да дәштеләр. Балтач районыннан да биш автобус балаларны әлеге мәртәбәле тамашага алып барды.

Балалар Казан каласының Кол Гали урамында урнашкан 24нче номерлы мәктәбендә туклыклы, тәмле, кайнар төшке аш белән сыйланды. Ә инде шоуга килгәндә, биредә алган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел: Евгений Плющенконың тимераякта биюе, улы белән бергә чыгыш ясаулары, ул әзерләгән балаларның инде биек үрләргә ирешеп, йолдызга әверелүләре һәм дә боз өстендә сокланып туймаслык чыгышлары нәни тамашачыга да, әниләргә дә бик ошады. Республика Рәисе җөмһүриятебезнең бәйрәм көнендә киләчәк буынга әнә шундый матур да, үрнәк алырлык та бәйрәм чарасы әзерләде. Рәисебезгә рәхмәтле мизгелләр әлеге чарага яхшы әзерлек белән барып-кайтуны оештырган район җитәкчелегенә дә күчте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тамаша татнефть