Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Гаилә гаҗәеп галәм» проектының йомгаклау чарасында 44 гаилә катнашты (фото, видео)

Катнашучылар үзләре әйтүенчә, бу проект аларга берләшергә һәм бер-берсен яхшырак белергә ярдәм иткән.

«Факел» яшүсмерләр клубы узаган атнада «Сабантуй» ял паркында нда «Гаилә гаҗәеп галәм» проектының йомгаклау чарасын уздырды.

Чарада районыбызның төрле авылларыннан 44 гаилә катнашты. Алар пляж волейболы һәм спорт ярышларында үзара көч сынашты.

Катнашучылар үзләре әйтүенчә, бу проект аларга берләшергә һәм бер-берсен яхшырак белергә ярдәм иткән. Күңелле конкурслар һәм кызыклы сынаулар аларның яшерен талантларын һәм осталыкларын ача алган.

«Гаилә гаҗәеп галәм» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев