Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәү — безнең төп бурычыбыз»

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке — АНА булуда, дип яза бөек шагыйребез Һади Такташ.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке — АНА булуда, дип яза бөек шагыйребез Һади Такташ. Бу шигъри юлларны укыганда күзалдыма Балтач бистәсендә яшәүче Рания Шәймөхәммәтова килә. Тормыш иптәше Рафил белән ике ул үстерә алар, шул ук вакытта ул бистәнең бишенче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен икенче әни дә булып тора.

Рания Шәймөхәммәтова тумышы белән Мамадыш шәһәреннән. 2008 елда Алан авылына, бик тырыш Шәймөхәммәтовлар гаиләсенә килен булып төшә. Тормыш ип-тәше белән Балтачта йорт җиткереп, шунда төпләнәләр. Рания Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, уллары Сәйдәр белән Булат Балтач гимназиясендә белем алалар.

Әлеге гаиләнең «Нечкәбил» конкурсында катнашып, сайлап алу турлары аша финалга барып җитүен һәм инде анда уңышлы чыгыш ясап, республика күләмендә беренче урынга лаек булулары районыбыз өчен бик горурланырлык вакыйга булды. Шушы конкурс хакында һәм Рания Рөстәм кызының хис-кичерешләрен белер өчен үзе белән аралашып алдык.
— Гаилә кыйммәтләрен саклап яшәү безнең төп бурычыбыз булып тора. «Нечкәбил» бәйгесендә беренче планга гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау чыга, шуңа да мин бу бәйгене күп еллар күзәтеп бардым. Анда катнашырга теләгем күптән бар иде һәм безнең гаиләгә шундый тәкъдим ясагач, әлбәттә, баш тарт-мадык. Катнашу зона этабыннан башланды. 2 июнь көнне Арча шәһәренә барып, үзебезнең гаилә белән таныштырып кайттык. Бу этапта гаилә турында видеоязма, бабаемнан калган тальянны, нәсел агачы, портфолио, медаль, грамоталар кебек әйберләрне күрсәттек. Күп тә үтмәде без үзебезнең ярымфиналга үткәнебезне белдек. Ярымфинал 16 сентябрь көнне Казан шәһәренең Ленин мәдәният йортында узды. Анда Татарстан Рес-публикасыннан 33 гаилә чыгыш ясады. Һәрбер гаилә үзен бар яктан күрсәтергә тырышты. Без дә алардан калышмадык — үзебезнең гаиләбезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен бергә туплап, шул ук вакытта үзебез яратып пешерә торган ризыгыбыз — бәлешне пешереп алып бардык һәм жюрига тәкъдим иттек. Улларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, алар икесе дә район сәнгать мәктәбендә белем алалар, баянда уйнадылар. Ә ирем үзебезнең бабаебыздан калган тальян гармунда чыгыш ясады. Ярымфинал үткәннән соң, ун көннән безгә яңадан хәбәр килеп иреште — сезнең гаиләгез финалга үтте дип. Һәм финалга республикадан унике гаилә чыккан иде, шулар арасында без дә булганга бик сөенеп кабул иттек һәм чыгышыбызны тагын да матур, бай итеп күрсәтер өчен без инде төпле итеп яңадан әзерләнә башладык. Бәйгенең финал өлеше 25 ноябрь көнне шулай ук Ленин мәдәният йортында узды. Без вакытка сыешып, биш минут эчендә, гаиләбез белән таныштырып, җыр, бию белән баетып, хоббиларны күрсәтеп, чыгышыбызны видеоязма белән дә тулыландырдык. Хоббиебызга килгәндә — ул мотоциклда йөрү һәм бу көнне сәхнәгә дә мотоцикллар чыгып, чыгышыбызны икенчеләндереп җибәрде. 

Үзем балалар бакчасында эшләгәч, без бәйгеләрдә күп катнашабыз. Бәйгенең нәтиҗәсе булса, ул тагын да сөендерә, канатландыра. Шуңа да бу бәйгегә әзерләнгәндә дә нәтиҗәсе булсын дип әзерләндек. 12 гаилә арасында һәрбер гаилә үзен үзенчәлекле итеп күрсәтергә тырышты, мин тәрбияче булсам, башка ханымнар я эшмәкәр, я мәдәният хезмәткәре һәм башкалар иде. Анда гаиләң белән генә чыгыш ясап калмыйсың, әти-әниләр дә синең белән бергә чыга, хезмәттәшләрең синең хакта җылы сүзләрен җиткерә һәм кеше күбрәк булган саен чыгыш та баерак, матурырак, җанлырак килеп чыга. Шуңа күрә без үзебезнең чыгышыбызда да үземнең һәм Рафилнең хезмәттәшләрен чакырып, үзенчәлекле чыгыш ясадык һәм ул бик матур килеп чыкты. Шушы бәйгедә катнашкан һәм ярдәм иткән әти-әниләргә, туганнарга, дусларга, хезмәттәшләргә, үземнең төркем балаларына һәм аларның әти-әниләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, Zoor zoom егетләренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бары тик бердәм төркем булып эшләгәндә генә без шушындый олуг нәтиҗәгә ирештек дип ышанып әйтә алам, — диде Рания Шәймөхәммәтова.

Зур көчләр куелып, ничә айлар әзерләнгән конкурс тәмам, «Нечкәбил — 2023» конкурсында беренче урынга лаек булган Рания Шәймөхәммәтованы зур җиңүе белән ихластан котлап, гаилә бәхете, эшендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Рания кебек үзалдына максат куеп, аңа ышанычлы адымнар белән барган кешеләр җиңүгә дә тизрәк ирешәләр, шуңа да алардан үрнәк алып яшәргә кирәк.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев