Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галиевлар гаиләсе Рәисебез гаиләсе белән очрашуда булды

Мәртәбәле чара ел саен уза

Районыбызда истәлекле вакыйгалар еш булып тора.

Иң хөрмәтле гаиләләребездән саналган рәшит касыйм улы белән кадерия мәгъсүм кызы галиевлар, 27 август көнне, казан кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше гөлсинә ханым белән очрашуда булып кайттылар.

Әлеге мәртәбәле чара ел саен Татарстанның дәүләт бәйрәме — Республика көне алдыннан уза (фотосурәттә күркәм гаилә вәкилләре рәисебез янәшәсендә, уң якта).

Гаилә башлыгы 30 елга якын Балтач СХТ оешмасында эшләде, ул — Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, туган авылы курмаланың имам-хатыйбы. Кадерия ханым район кулланучылар җәмгыятендә эшләп, мактау казанган кеше. Игелекле уллар үстереп, бәрәкәтле яшиләр.

ФОТО: HTTPS://RAIS. TATARSTAN. RU/PRESSA.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу