Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлҗиһан Гыйльванова – һәйкәл куярлык ана (фото)

Арбор авында яшәүче Гөлҗиһан Гыйльванованың язмышы калын китап язарлык. Яшьлеге, үсмер еллары башкаларныкы кебек үк авыр чорларга туры килә, әмма аның иңнәренә төшкән югалту ачысын үлчәр өчен бизмәннәр генә табып булмый.

Ире Гозәерне югалтканнан соң берьялгызы алты баласын аякка бастыра. Инде тормышлар үз эзенә төшә дигәндә ике улын югалту ачысы ананы тәмам сындыра. Әфган җирләренә беренчеләрдән булып җибәрелгән Тәлгатенең туган якларына бары үле гәүдәсе генә кайта. Йөрәк яраларын тирән яшереп, исән калганнарының бәхетләрен күрергә язсын, диеп шыпырт кына елаганын бары мендәре генә белә шул аның. Аларны бизмәннәргә салсаң, елга булып агар иде. Сабырлыгы, түземлеге өчен һәйкәл куярлык аңа.
Бүген инде дүрт улының игелеген күреп, үзе белән яшәүче Рәфкать һәм Габделфәрте өчен өйләнми калганнарына аналарча борчылып, башлы-күзле булганнары өчен сөенеп гомер кичерә.

- Бүгенге тормышымнан бик канәгать, бар да бар. Пенсия вакытында килә, өем җылы, өс-башым бөтен, өстәл тулы ризык, - ди Гөлҗиһан апа борчу-хәсрәтләр буразналар салган җыерчыклы битләреннән йөгергән күз яшьләрен кечкенә генә куллары белән сыпырып.

Йорт-җирләре бик матур, бакчада шаулап чәчәкләр үсә, кыяр-помидор мул уңыш биреп утыра, өйдә дә бар нәрсә ялт иткән, абзар тулы мал-туар... Барысын да улларым тәртипләп тора, ди Гөлҗиһан апа. Күпне күргән, күпне кичергән ананың картлыгы тынычлыкта, муллыкта үтүенә чын күңелемнән сөендем. Дошманыңа да теләми торган авырлыкларны җиңә алган анага ихластан сокландым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250