Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлназ Әхмәдиева «Алтын каләм» җиңүчесе

«Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивалендә Балтач данын яклаган Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева зур җиңүгә ирешеп, II урынга лаек булды. Әлеге җиңүеннән соң без Гөлназдан шушы чара турында күбрәк сөйләвен сорадык. Бәлки арагызда журналист булып китәргә теләгән яшь коллегаларыбыз да бардыр.

«Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр мабугаты фестивале 26нчы мәртәбә журналистика белән кызыксынучы яшь һәм сәләтле балаларга үз ишекләрен ачты. Биредә төрле район һәм регионнардан гариза җибәреп, икенче турга үткән 140ка якын бала катнашты. Фестивальнең юнәлешләренә килгәндә, алар быел 8 төрле иде: татар телендә басма матбугат, рус телендә басма матбугат, телевидение, радио, фотожурналистика, видеоблогинг, SMM һәм подкаст.
Үзем татар телендә басма матбугат юнәлешендә көч сынаштым. Төннәрен йокламый газета чыгардык, төрле спикерлар белән остаханәләрдә булдык, интеллектуаль уеннар уйнадык, спорт ярышларында катнаштык. Безнең юнәлеш ике редакциягә бүленеп, өч көн эчендә барлыгы дүрт газета әзерләде. Мин исә үзебезнең редакция, 11 кыз һәм кураторыбыз Раилә апа Хәялиева, ярдәмендә басылып чыккан «360°» газетасының беренче санында баш мөхәррир, икенчесендә – җаваплы сәркатип вазыйфасын башкардым. Көн дәвамында чаралардан репортажлар, кызыклы әңгәмәләр, файдалы мәгълүматлар туплап, төннәрен дизайн һәм верстка бүлмәсендә үткәрү дә безнең өчен рәхәт бер ару иде. Эш һәм йокысыз төннәрдән тыш, безнең өчен күңелле квестлар һәм кичке чаралар үткәрелде, үзебез белән таныштыру һәм редакцияне презентацияләү булып узды. Шулай ук икенче ел рәттән фестивалебездә президент сайлаулары узды. Биредә һәр юнәлеш үзеннән бер кандидат тәкъдим итте. Арабыздан бердәнбер егет булу сәбәпле, без Булат Мөхәмәдҗанов тәкъдим иттек. Һәм бер дә ялгышмадык! Тавышлар саны буенча, Булат җиңеп чыкты һәм фестивальнең яңа президенты дип игълан ителде.
Соңгы көн – барлык эшләгәннәргә нәтиҗә көне. Бу көнне «Алтын каләм» фестиваленең бүләкләү тантанасы узды.
Мин икенче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдым. Жюрилар безгә үз сүзләрен әйтте, кураторларыбыз үз теләкләрен белдерде, ә без исә үзебезнең «коллега»лар белән саубуллаштык. Үз тормышларын журналистка белән бәйләргә теләүче һәр бала әлеге фестивальдән һичшиксез зур тәҗрибә, кызыклы аралашу, мәңге истә калырдай хатирәләр белән кайтып китәчәк. Чираттагы көймәгә сикерми калма!», - дип киңәшләрен бирде алдынгы укучы, татар телендә блог алып баручы, нинди генә эшкә тотынса да уңышка ирешүче Гөлназ Әхмәдиева.
Без Көшкәтбашның горурлыгы булган Гөлназны әлеге җиңүе белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә журналистика юлыннан китүенә өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев