Гөлшат Сәләхова: “Үзебез турында үзебез”
Һәркемнең социаль хезмәткәр дигән төшенчәне ишеткәне бар. Ләкин аларның ни белән шөгыльләнгәннәрен бар кеше дә белеп бетерми.
Шәфкатьлелек... Әлеге сыйфат һәрберебезгә дә хас. Шәфкатьле булу, димәк, кайгыны уртаклашу, җәлләү, көчсезгә ярдәм итәргә теләү. Интегүчеләрне күреп, үзең дә шундый ук хисләр аша үтеп, кешеләрне ярату хисен кичерү - шушы иң олы көчкә ия булган хәйриягә керә. Һәм моның өчен нинди олы йөрәкле булу кирәк! Ә социаль хезмәткәрләрнең йөрәкләре нәкъ менә шундый. Шуның өчен дә олы рәхмәт һәм ихтирам сезгә!
Һәрчак елмаюлы караш,
Кояштай җылы сүзләр.
Рәхмәт көтми ярдәм итә
Ул - социаль хезмәткәр.
Бар борчуын читкә куеп,
Ташлап торып бар эшен,
Мохтаҗларга кулын суза
Чит-ятка биреп көчен.
Волонтер, арадашчы,
Дус, терәк, хәлне белүче -
Сез бит болар барысы.
Иң кирәкле ярдәмне.
Алга атлап китәр өчен
Ышанычлы көчләрне.
Сез, бәхәссез, лаеклы.
Күңелегездә якты нурлар
Артсын гына саекмый.
Рәхим-шәфкатьле булыгыз.
Үзегез дә гомер буе
Рәхмәт ишетеп торыгыз.
"Наз"халыкка комплекслы ярдәм күсәтү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев