Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гозеребезне кире какмадылар, рәхмәт!

Апабызның улы Наил бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.

Куныр авылында яшәүче туганыбыз Халидә апаның мунчасы яраксыз хәлгә килгәч, өй белән бер түбә астында мунча эшләтеп булмасмы, дип район башлыгы янына кергән идек. 

Апабызның улы Наил бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.

Рамил Рәшитович гозеребезне кире какмады. Күп тә узмады, «Якты юл» җәмгыяте эшчеләре килеп фундамент салып китте, соңыннан «Водстрой» эшчеләре мунча, туалет эшләп куйдылар. Бик әйбәтләп, булсынга дип эшләделәр.

Мунча, туалет эшләүдә катнашкан барча кешегә дә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, савабын күрергә язсын.

Бигрәк тә район башлыгы Рамил Нотфуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка, «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллинга, «Водстрой» оешмасы җитәкчесе Ррифат Закировка һәм төзелештә катнашкан һәркемгә олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Вафиннар, Мөхәммәдиевлар, Хафизовлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч, Халидә апа рәхәтен күрмәде. Бүген аны мәңгелек йортка озаталар. Ә Наиле күп яралар алды. Госпитальдә. Бу йортның ишекләре бүгеннән бикләнә.